Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

Идел буе агросәнәгать форумы Казанда уздырылачак

17 - 19 февральдә Татарстан башкаласындагы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы уздырылачак. «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе төбәге фермеры» XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» XV махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштергән чараны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, Казан шәһәре мэриясе, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештырган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр имткәнчә, форумның экспозициясе, гадәттәгечә, АПКның барлык тармакларын чагылдырачак. Катнашучылар стендларында Россиядә, Беларусьта, Германиядә, Италиядә, АКШта, Швейцариядә һәм башка илләрдә җитешерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьлар; азык һәм азык кушылмалары; үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары; азык-төлек продуктлары һ.б. төр товар булачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы»ның күмәк экспозициясен тәкъдим итәчәк, ул «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә ала. Соңгы бүлектә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары өчен ипортны алыштыра торган запас частьлар эшләп чыгара торган предприятиеләрнең күргәзмәсе булачак. Заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары экспозициясе күргәзмәсендә «МК «Тарос» ҖЧҖ, «КЗ «Ростсельмаш» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ЯАҖ, «Татагролизинг» ААҖ һ.б.лар катнаша. 2016 елгы агрофорумда канашучылар арасында – «ТД АгроСельМаш» ҖЧҖ (Белгород өл., Строитель шәһәре (Белгород ш.) - Россиядә ашлык чистарта торган җайланма эшләүче бердәнбер завод; «АВТОКОМ» компаниясе (Орел шәһәре), авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьлар, фильтрлар һәм фильтр элементлары эшләп чыгара; «Агро Эксперт Груп» ҖЧҖ (Мәскәү ш.) - Россиянең үсемлекләрне химик яклау чараларын җитештерүчесе; «ПТФК Технотрон» ЯАҖ (ТРның Тукай районы Иске Теләнче ав.) - авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә, «Кама» тырмасын күрсәтәчәк; «ОКБ по теплогенераторам» ҖЧҖ (Брянск ш.) - ашлык чистарту-киптерү комплекслары җитештерә; «БДА Капитал» ҖЧҖ (Краснодар ш.) - көнбагыш гибридларын җитештерче һәм гибрид орлыклар, гербицидлар, пестицидлар белән, шулай ук көнбагыш, кукуруз һәм бөртекле культуралар җитештерү өчен җайланмалар белән тәэмин итүче; «НПО Апи-Сан» ҖЧҖ (Мәскәү ш.)- ветеринария препаратлары җитештерүче.

Форум эше эшлекле программага корылган, аның кысаларында уздырыла торган төп чараларның берсе буларак 17 февральдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә йомгаклар һәм «Татарстан-2030» стратегиясе кысаларында 2016 елга бурычлар» темасы буенча киңәйтелгән утырышы була. Шулай ук ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVI съезды үткәрелә.

Идел буе агросәнәгать комплексы форумы программасында Фәнни-мәгариф кластерларның координация советы утырышы һәм агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түбәндәге темалар буенча күп санлы түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла: «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, «Машина-трактор паркын нәтиҗәле эксплуатацияләүне арттыру. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм торгызу», «Татарстан Республикасынңа терлекчелекне инновацион үстерү. Сөт һәм ит терлекчелегенең торышы һәм аны үстреү перспективалары», «Йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз таралуның сөт терлекчелеге өчен хәтәрлеге», «Игенчелекне биологияләштерү. Югары маржиналь культуралар җитештерү», «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» һ.б. темалар буенча.

Форумда катнашучылар АПК өлкәсендәге үзләренең яңа эшләнмәләрен күргәзмә стендларда гына түгел, ә махсус презентацияләрдә дә күрсәтәчәкләр. «ЮВМилк» компаниясе (Воронеж ш.) UVMILK сөт фильтрлары презентациясен үткәрәчәк, шундый заманча сөт чистарту технологияләре куллану тотрыклы рәвештә югары сортлы сөт җитештерүгә ирешү мөмкинлеген бирә. А.Е. Арбузов исемендәге Органик физика һәм химия институты (Казан ш.) яңа буын «Мелафен» препаратын презентацияли һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәәлеге үсемлекләрне үстерү регуляторын куллану тәҗрибәсен уртаклаша.

Идел буе агросәнәгать форумында катнашучыларның иң яхшы дип табылган продукциясе, җайланмалары, эшләнмәләре, технологияләре ел саен үткәрелә торган «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсы дипломнары белән бүләкләнәчәкләр. Форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә Татарстан Республикасы фермер һәм крестьян хуҗалыклары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20