Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.12.2015

III чакырылыш Казан шәһәре Думасы 2016 елга эш планын кабул итте

 III чакырылыш Казан шәһәре Думасы 2016 елга эш планын кабул итте, ул бүген III сессиядә депутатлар каралышына тәкъдим ителде.

I квартал планына шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе куелган, шулай ук мэр Илсур Метшинның һәм Думаның, шәһәр Башкарма комитетының һәм Контроль-хисап палатасының 2015 елдагы эшчәнлекләренә , 2014-2016 елларда шәһәр муниципаль милкен приватизацияләүнең фаразлама планы (программасы) үтәлешенә хисап ясалачак. Болардан тыш, 2015 елда авария хәлендәге торак фондны бетерү һәм торак программамаларын гамәлгә ашыру барышы, мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итү турындагы мәсьәлә карала.

II кварталга исә 2011-2015 елларда Казанның социаль-икътисади үсеше программасына нәтиҗәләр чыгарыла, 2015 елда бюджет үтәлеше карала. Шәһәрдә милләтара һәм конфесияара тотрыклылык шартлары тудыру, халык сәламәтлеген саклау һәм шәһәр территориясендә медицина ярдәме күрсәтү шартлары булдыру стратегиясе, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, үстерү турындагы мәсьәләләр күз уңына алына.

III квартал планы нибары 3 пункттан тора: Казанда физик культура һәм спортны үстерү, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук торак фондны капиталь төзекләндерү, коммуналь инфраструктура системасы һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшырту.

IV квартал планы 12 пункттан гыйбарәт. 2016 елның октябрь – декабрендә 2016 елга һәм 2020 елга кадәрге вакытка шәһәрнең социаль-икътисади үсеш программасы, 2017 елга салымнар һәм шәһәр бюджеты турында, урман законнары сакланышы, сәүдәдә муниципаль контроль, җәмәгать тәртибе торышы мәсьәләләре тикшереләчәк. Шәһәр округында шәһәр төзелешен проектлаганда җирле нормативлар раслау, “2015-2017 елларга Казан шәһәрендә мәгариф үсеше” программасының 2016 елда гамәлгә ашырылышы, башкалада җир өсте җәмәгать транспортының халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты турындагы мәсьәлә депутатлар каралышына чыгарыла. Казанда туризм үсеше, 2017-2019 елларга муниципаль милекне приватизацияләүнең фаразлама планы (программасы) белән шәһәр Думасының 2017 елга эш планы ел ахырына калдырылган мәсьәләләр булып тора.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20