Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.07.2015

Илдар Халиков Түбән Новгород өлкәсендә “Идел буе кыр көне -2015” форумында катнашты

 Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич “Идел буе кыр көне -2015” форумы кысаларында округның агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татартан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук ИФО ның барлык төбәкләре җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте.
“Идел буе кыр көне -2015” авыл хуҗалыгы күргәзмәсе алтынчы тапкыр үткәрелә. Анда катнашучылар арасында хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, округ төбәкләре башлыклары, Россия агросәнәгать комплексының әйдәп баручы предприятиеләре, банк секторлары җитәкчеләре, галимнәр һәм экспертлар бар иде. Фаразлар буенча форумда катнашучылар һәм килүчеләр саны 5 мең кешедән артып китә. Форумда катнашучылар техника үрнәкләре белән таныштылар һәм ИФО төбәкләре стендларын карадылар. Идел буе федераль округының һәр субъекты авыл хуҗалыгындагы үз казанышлары, инвестицион преоктлар турындагы мәгълүмат белән аерым экспозиция, аграр тармакта яңа технологияләр тәкъдим итә.
Михаил Бабич үсемлекчелеккә дәүләт ярдәме системасын камилләштерү, кредит алу кыенлыклары, агроиминиятләштерү үсеш алмавы, файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре пробелмаларын билгеләп үтте.
Бүген бигрәк тә тармак прредприятиеләренә кредит бирү мәсьәләсе кискен тора. Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үз чыгышында бүген аграрийларга хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрне кузгатты, куелган максатларга ирешү – 10-15 елдан соң төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә ирешү өчен аларны хәл итү зарур, дип белдерде. Авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеген күтәрү башлынгыч мәсьәлә, дип белдерде министр.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич киңәшмәгә нәтиҗә ясап: “Округның авыл хуҗалыгында уңай динамика бар, тармакка заманча технологияләр кертелде, җитештерү күләме артты. Бу чит илдән кертелгән товарларны алмаштыру белән дә бәйле, әмма проблемалар да бар. Бүген Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бу мәсьәләләр буенча фикер алыштык һәм аларны кыска вакытта хәл итү чараларын кабул итү турында килештек”, - диде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча беркетмә хакимиятнең федераль һәм төбәк органнарына карау өчен юнәлдереләчәк.
“Идел буенда Халыкара кыр көннәре” Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ярдәмендә үткәрелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20