Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2015

Илсур Метшин: “Әлбәттә, икенче урын һәрвакыт лаеклы саналып килде, тик финал безнең хоккейның системалы проблемаларын күрсәтте”

Илсур Метшин: “Әлбәттә, икенче урын һәрвакыт лаеклы саналып килде, тик финал безнең хоккейның системалы проблемаларын күрсәтте” Билгеле булганча, кичә Чехиянең Прага шәһәрендә хоккей буенча дөнья чемпионатының хәлиткеч матчында Россия җыелмасы Канада командасына 6:1 исәбе белән оттырды һәм икенче урынга чыгып, алтын медальдән мәхрүм калды. 16 май – шимбә көнне генә ил җыелма командасының Америка Кушма Штатлары командасын 4:0 исәбе белән тар-мар итүе күкләргә аштырган булса, кичәге финалдагы уңышсызлык шактый кәефне кырды. Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Россия командасының җиңелүенә бәйле фикерләре белән уртаклашты.

Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, чемпионлык титулын берничә ел рәттән саклап калу гел тәтеми шул, гәрчә Советлар Союзы чорында бу гадәти күренеш булса да. “Әлбәттә, икенче урын һәрвакыт лаеклы саналды, тик финал безнең хоккейның системалы проблемаларын күрсәтте”, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Беренче чиратта, бу сакчыларның бик аз булуына бәйле. “Бу белгечләребезгә, хоккей федерациясенә уйлану өчен җитди сәбәп. Бөтен илгә нибары алты сакчы җыелды. Мәсьәлә бит безнең җиңелүдә түгел, дөрес, без гел чемпион булып тора алмыйбыз. Әмма Канада җыелмасы безне тулысынча “өзеп ташлады”, тар-мар итте – моңа каршы берни белән дә җавап бирә алмадык”, - дип борчылуын җиткерде мэр. Ул, сүз уңаеннан, 2009 нчы елда, Канада хоккееның 100 еллыгы көнендә, Россия җыелмасының Төньяк Американы җиңүен искә алды.

“Быел Американы җиңә алуыбыз белән, әлбәттә, ил өчен горурлык хисе тоябыз”, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин ассызыклаганча, Россия хоккеена яшьләр кирәк. Баксаң, канадалыларның тагын бер җыелма команда тупларлык көчле уенчылары бар икән. Россия хоккее дәрәҗәсен күтәрү өчен, комплекслы чаралар күрү, беренче чиратта, балалар спортын үстерү зарур, дип саный Илсур Метшин. “Булачак Олимпия чемпионнарын әзерләү планында “Алтын алка”, “Күн туп” кебек инициативалар бик мөһим. Безнең бурыч – мәктәпләрдә, ишегалларында, паркларда физик тәрбия һәм спортка игътибарны көчәйтү. Балалар спорт мәктәпләрендә медальләр өчен көрәшерлек балаларны үстерү зур әһәмияткә ия. Без һәрвакыт “алтын” өчен көрәшергә тиеш”, - дип басым ясады Илсур Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20