Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.11.2015

Илсур Метшин: “Наркоманиягә каршы көрәш юнәлешендә уңыш һәммәбезнең уяулыгыннан, гражданлык җаваплылыгыннан тора”

 Быел 10 айда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе тарафыннан 6,5 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән. Шулардан 10 проценттан артыгын наркоманнар һәм наркотик матдәләрне медицина максатларыннан тыш кулланучылар кылган.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников хәбәр итте. Киңәшмә мэр Илсур Метшин рәислегендә уздырылды.

Валерий Красильников сүзләренчә, соңгы елларда ТР башкаласында нарковазгыять тотрыклылана: наркотикларга бәйле кешеләр санының үсеш темпы 2000 еллар ахырында 8 процент тәшкил иткән булса, соңгы 2 елда бу сан 1-2 процентка тигез. Шуңа да карамастан, хәлләр шәптән түгел.

Быел 9 ай нәтиҗәләре буенча, Казанда 4063 кеше, шул исәптән 3 балигъ булмаган, “наркомания” диагнозы белән исәптә тора. Наркотик матдәләрне вакыты-вакыты белән куллану нәтиҗәсендә наркологик исәпкә куелучылар саны 3042гә тигез.

Спикер, бу вазгыять, нигездә, легаль булмаган наркобазар корылышында җитди үзгәрешләргә, аерым алганда, яңа синтетик препаратлар барлыкка килүгә бәйле, дип аңлатты. “Әлеге үзгәрешләр шундый тиз бара ки, Россия Хөкүмәте теге яки бу матдәләрне тыелганнар исемлегенә кертергә дә өлгерми хәтта. Нәк менә шул сәбәпле, быел полицейскийлар тарафыннан әйләнештән алынган миңгерәйткеч матдәләр 41 очракта наркотик яки көчле тәэсирле матдәләр рәтенә кертелмәде”, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы. Ул билгеләп узганча, ел башыннан белгечләр тарафыннан психоактив матдәләрнең 21 яңа төре ачыкланган, бүген аларның гомуми саны 137гә тигез. Быел 10 айда наркотик матдәләрне әйләнештән алуның 953 очрагы теркәлгән, шулардан 65 проценты яңа психотроактив матдәләргә, 9 проценттан артыгы марихуана һәм 13 проценты диярлек гашишка туры килә.

Валерий Красильников китергән мәгълүматлар буенча, наркотикларның күпчелеге безнең җирлеккә Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән, аерым алганда, героин Урта Азия һәм БДБ илләреннән китерелә.

Заманча мәгълүмати технологияләр наркотик матдәләрне сату-алу эшен җиңеләйтә. Сатучылар һәм сатып алучылар интернетта товарның бәясе, күләме турында килешә, акча да билгеле бер кеше исеменә теркәлмәгән счетка электрон рәвештә күчерелә. Бу, үз чиратында, хокук саклау органнарының эшен шактый катлауландыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы әйтүенчә, шул ук вакытта быел 10 айда Казанда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле 1220 җинаять һәм 703 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 449 һәм 703 кеше җаваплылыкка тартылган. Әйләнештән алынган наркотиклар күләме 38 кг-нан артып киткән. Шулардан 11 кг-ы – синтетик, 26 кг-ы – каннабис төркеменнән булган наркотиклар. Белгечләр бәяләвенчә, аларның гомуми бәясе 30 млн сумнан артык. Моннан тыш, наркотиклар кертүнең 18 зур каналы ябылган.

Казанлылар арасында наркотик матдәләрне җитештерүчеләр дә бар. Әйтик, күптән түгел башкаланың Идел буе районында яшәүче 40 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган. Ул йорт яны территориясендә 170 төп наркотиклы киндер үстерүдә шикләнелә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан наркопритоннар эшчәнлеген ачыклау һәм туктату буенча актив эш алып барыла. Полициянең участок вәкаләтлеләре фатирын наркопритон иткән хуҗалар белән уздырган профилактик чаралар нәтиҗәсендә, ел башыннан шундый 16 фатир исәптән алынган. Тагын 9ы исәптә кала бирә.

Валерий Красильников сүзләренчә, наркопритоннарны ачыклау очракларының саны кимү торак биналарда өй шартларында җитештерелгән наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше күләменең кимүенә бәйле. Соңгылары бүген наркобазарда тәкъдим ителә торган әзер синтетик наркотиклар белән алмаштырыла, дип тәгаенләде спикер.

Соңгы вакытта, әлеге афәт үсеп килүче буын арасында аеруча киң тарала. Әйтик, быел наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять кылган өчен 24 балигъ булмаган казанлы тоткарланган, административ хокук бозган өчен – 47. Шуңа да карамстан, нибары 29 үсмер казанлы наркологик исәптә тора. Шул рәвешле, психотроп матдәләр кулланучыларның реаль саны, теркәлгәннәргә караганда, күбрәк, дип сөйләде Валерий Красильников. Моның төп сәбәбен ул башкала белем бирү оешмаларында уздырыла торган тест үткәрү процедурасының камил булмавында күрә. “Әлеге тестлар яшүсмерләрнең яңа төр наркотиклар куллану очракларын билгеләргә сәләтле түгел. Еш кына кешенең нинди матдәдән миңгерәюен билгели алмыйбыз. Бу, үз чиратында, исәпкә куюда чагылыш таба”, – дип аңлатты чыгыш ясаучы.

Боларга бәйле рәвештә, наркотикларга каршы көрәш юнәлешендә яшүсмерләргә аерым игътибар бирелә. Алар арасында зур профилактик эш алып барыла. Аерым алганда, быел полиция хезмәткәрләре башкала гомумбелем бирү оешмаларында 2,2 меңләп лекция үткәргән. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләр кулланган 17 ата-ана исәпкә куелган. Бүген наркоман ата-аналарның саны – 46, шулардан 6сы, наркотиклар куллану сәбәпле, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы майдан октябрьгәчә үткәрелгән “Мәк” операциясе нәтиҗәләренә аерым тукталып, аның барышында наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җәмгысе 225 җинаять һәм 361 административ хокук бозу очрагы теркәлгән, кыргый киндер үсеп утырган гомуми мәйданы 1 мең кв.м тәшкил иткән 45 урын юк ителгән, дип сөйләде.

Бу төр җинаятьләрне профилактикалау максатыннан, киләчәктә территориясендә кыргый киндер үскән урыннар булган җир хуҗаларына таләпләр катгыйланачак, агулы үсемлекләрне юк итү таләбен үтәмәгәннәр административ җаваплылыкка тартылачак, дип кисәтте спикер.

Илсур Метшин технологияләр үскән саен наркотиклар базарының да югары технологияләргә ия була баруын кызганыч хәл буларак бәяләде. Шуңа да карамастан, мэр башкала хокук саклау органнарының наркоманиягә каршы көрәш юнәлешендә җайга салынган системалы эшен билгеләп үтте.

“Чыннан да, статитика шактый хәвефле. Әмма бу шундый очрак: хокук саклау органнары көче белән генә бу афәтне беркайчан да җиңә алмаячакбыз, – диде Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, наркомания – ул, иң беренче чиратта, – чир. Аннан наркоман гына түгел, аның якыннары да, җәмгыять тә иза чигә. – Бу кешеләр безнең подъездларда, күрше фатирларда яши. Шуңа күрә хокук саклау органнарының наркоманиягә каршы көрәштә уңышы һәммәбезнең уяулыгыннан, гражданлык җаваплылыгыннан тора. Аларга вакытында ирештерелгән хәбәр кайдадыр җинаятьне ачарга ярдәм итсә, кайдадыр үсмерләрнең яңа “мавыгуы”на юл куймаска мөмкинлек булдыра. Бу мәсьәлә буенча һәрберебезнең гражданлык позициясе югары булырга тиеш!”

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20