Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.12.2015

Иннополиста ТР Президенты катнашында “Сколково” фонды белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде

Иннополиста ТР Президенты катнашында “Сколково” фонды белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде Иннополиста инновацион өлкәдә “Сколково” фонды белән хезмәттәшлек турында берничә килешү төзелде. Әлеге документлар РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельбергның Иннополиска визиты кысаларында рәсмиләштерелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Егор Иванов, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар озата йөрде.

Килешүләрне имзалау кысаларында эшлекле очрашулар узды, проектлар презентацияләнде.

Татарстан Республикасы һәм "Сколково" фонды арасында төзелгән килешүне Рөстәм Миңнеханов һәм Яңа технологияләр эшләү һәм коммерцияләштерү үзәге үсеше буенча "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг имзалады. Килешүнең бурычы - Татарстан икътисадын "Сколково" проектын гамәлгә ашыру барышында эшләнгән яңа буын технологияләр, продуктлар һәм хезмәтләр белән яңарту процессына теләктәшлек итү; республикада инновацион мохит үсеше; ТР инновацион экосистемасы үсеше.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Иннополис шәһәре һәм "Сколково" фонды арасында инновацион эшчәнлекне үстерү буенча уртак чаралар планын гамәлгә ашыру турында өчьяклы килешүгә ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Егор Иванов һәм "Сколково" фондының административ һәм хокукый мәсьәләләр буенча вице-президенты Игорь Дроздов кул куйды.

Иннополис университеты һәм Сколково фән һәм технологияләр институты арасында килешүне “Иннополис университеты” югары белем бирү оешмасы директоры Кирилл Семенихин, “Сколково фән һәм технологияләр институты” югары һөнәри белем бирү оешмасы ректоры Кроули Эдвард Фрэнсис имзалады. Алар энергетика фәннәре һәм технологияләре, атом-төш фәннәре һәм технологияләре, космик фәннәр һәм технологияләр, мәгълүмати фәннәр һәм технологияләр, биомедицина фәннәре һәм технологияләре кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында килеште.

Рөстәм Миңнеханов журналистларга килешүләрнең Татарстан, Иннополис эшчәнлеге өчен әһәмиятен шәрехләп узды. “Без “Сколково” белән төрле юнәлешләрдә актив эшлибез, фонд белән “КАМАЗ”, “Татнефть” кебек әйдәп баручы предприятиеләр хезмәттәшлек итә. Бүген мөнәсәбәтләрне юридик яктан рәсмиләштердек. “Сколково” ул – Россиянең эре үзәге. Безгә көчебезне берләштерү мөһим. Киләчәктә без бер-беребезгә ярдәм итеп, белем бирү программалары, резидентлар белән алмашачакбыз. Иң мөһиме: без бүген предприятиеләребездә “Сколково”да эшләнгән яңа технологияләрне эшкә җигәбез. “Сколково” делегациясен кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Без алга таба бу эшкә җитди өлешебезне кертербез дип ышанам”, - дип белдерде Президент.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы ил күләмендә иң мөһим проблемаларны инновацион юл белән хәл итү буенча алдынгы төбәк булып тора – Виктор Вексельберг әнә шундый фикердә. “Без һәрвакыт, “Сколково” ул территория түгел, идеология, фәлсәфә, эшләнмәләрне мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп коммерцияләштерүгә өйрәтүче урын дибез. Бүген имзаланган килешүләр киңкырлы мәсьәләләрне колачлый. Аларны хәл итү формасын тәгаенләдек. Мин якын арада Татарстан предприятиеләре белән гамәлгә кертеләчәк шул эшләнмәләрне күрерсез дип уйлыйм”, - дип билгеләп узды “Сколково” фонды президенты. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта “Сколково”ның тамыры белән Татарстанга караучы 30 дан артык резиденты бар. Бу - медицина, робототехника, IT системалар, нефть һәм газ өлкәсендәге эшләнмәләр.

Виктор Вексельберг Рөстәм Миңнехановның инновацион юнәлешнең әһәмиятен тирән аңлаган бик аз сандагы җитәкчеләрнең берсе булуын билгеләп узды. “Иннополис үзе шуның дәлиле. Бик кыска вакыт – 3 ел эчендә шушы алдынгы идеяләр территориясе пәйда булды. Минемчә, бу проектның популярлыгы без уйлаганнан да озагракка сузылачак”, - дип белдерде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20