Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2017

Йолдызлы Ефәк юлы илләренең иң яхшы җырчысын сайлау бәйгесе кызганнан-кыза бара

Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» каналы Казахстаннан «Silk Way Star» музыкаль бәйгесен күзәтергә чакырып кала. Телешоуда Татарстан вәкиле дә катнаша. Ул — күпләргә таныш булган Мәликә.

Яңа музыкаль «Silk Way Star» бәйгесе 30 нчы сентябрьдә Казахстанның Астана каласында башланып китте. Телешоуның исеме инглизчәдән «йолдыз узган ефәк юл» буларак тәрҗемә ителә. Бәйгенең оештыручылары белдергәнчә, өч ай дәвамында Бөек Ефәк юлы илләренең иң билгеле җырчылары «Silk Way Star» бәйгесендә катнаша һәм телешоуда туган теле белән казакъ телендә төрле җырлар башкарырга тиеш була.

Silk Way Star — халыкара масштабтагы зур телевизион проект. Анда барлыгы 9 илдән килгән җырчылар үз көчләрен сыныйлар. Бәйге барлыгы 12 этаптан тора һәм җырчылар һәрбер чыгышта бары тик тере тавышка гына җырларга бурычлы. Катнашучылар зур тәҗрибәгә ия һәм алдан җиңүченең кем буласын әйтеп булмый. Татарстан данын яклаучы Мәликә бәйгегә «Алматаның алмасы» исемле татар халык җыры белән аяк басты. Әйтергә кирәк, җыр жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Зур тамашаның Алма-Ата шәһәрендә уздырылуы да моңа сәбәп булгандыр, билгеле. Проектның финалы 30 нчы декабрьгә билгеләнгән.

Бәйгедә һәр Бөек Ефәк юлы иленең бер әгъзасы жюри составында утыра. «Silk Way Star» халыкара бәйгесендә башкаручылар чыгышын безнең республика вәкиле — Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов бәяли. Республика күләмендә уздырылган күп музыкаль бәйгеләрнең жюри составында үз урынын алган артист Бөек Ефәк юлы бәйгесен хөкем итүгә иң лаеклы җыр-моң әһелләренең берседер, мөгаен. «Silk Way Star» проектында катнашу җырчылар өчен зур сынау булган кебек, аларны бәяләү дә жюри әгъзаларына бер дә җиңел эш түгел.

Искәртеп узыйк, Бөек Ефәк юлы илләренә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркия, Азәрбайҗан, Грузия һәм Рәсәйнең Татарстан һәм Башкортстан Республикалары керә. Шушы илләр «Silk Way Star» яңа музыкаль бәйгесенә үз катнашучыларын җибәрәләр һәм алар өч ай дәвамында җыр осталыгында үз араларыннан иң яхшыны билгеләргә тиеш була. Оештыручылар ышандыруынча, бәйгенең финал өлешендә тамашачыларны җиңүчеләр һәм танылган җырчылар катнашында грандиоз концерт көтә. Татарстан тамашачылары ул бәйрәмдә Мәликәнең катнашуын көтеп калалар.

Сезнең дә кызыклы тамаша шаһите булу мөмкинлегегез бар. Моның өчен сезгә һәр шимбә 22:00 сәгатьтә бары тик «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалын кушу сорала. Йолдызлы ефәк юлында очрашканга кадәр!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин