Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.06.2015

Кайбыч районында яңа мәчет ачылды

Аның ачылышында Кайбыч районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Мөфти хәзрәтләре бирегә җыелган халыкка үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә рәхмәтен белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, изге рамазан ае алдыннан Колангы бистәсендә шундый күркәм мәчет ачылуы икеләтә куанычлы. Биредә яшәүче мөселманнар күмәкләшеп тәрәвих намазаларын укып, зурлап ифтарлар уздыра алачак. Шуннан соң мөфти төзелештә катнашучыларга махсус рәхмәт  хатлары тапшырды. Алар арасында меценат Руслан Хафизов бар иде. Әлеге бистәдә яңа гыйбадәт йорты барлыкка килүдә әлеге иганәченең өлеше бик зур. Кайбыч районында 16нчы “Минбәян” исеме астында ачылган бу мәчет Руслан Хафизовның әбисенең исемен йөртәчәк.

“Минбәян” мәчетенең әһәмияте турында район башлыгы Альберт Гиниятуллин да белдерде. Аның фикеренчә, яңа иман йорты бик уңайлы җирдә урнашкан – Татарстан һәм Чувашия арасындагы трассада. Юлчылар биредә намазларын үти алачак.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар мәчетнең эчке өлеше белән танышты һәм авыл халкы белән бергәләп намаз укыды, Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен белдереп дога кылды, дип җиткерде Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан: Кайбычка сәфәре кысаларында мөти хәзрәтләре район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән дә очрашты. Әлеге очрашу барышында ике яклы хәзмәттәшлек, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм рамазан аена әзерлек алып бару турында сөйләшенде.

("Intertat.ru")

 


 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20