Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Камил Исхаков: "Болгар Ислам академиясендә чит ил мөгаллимнәреннән башка булмас"

Болгар Ислам академиясе ректоры вазыйфаcын башкаручы, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сүзләренә караганда, бүгенге көндә академиягә чакырылачак мөгаллимнәрнең беренче исемлеге бар.

Камил Исхаков «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында: «Әлегә укытучылар составына кагылышлы беренче исемлек бар. Анда күбрәк чит ил кешеләре, барыбер аларсыз булмас. Алар килеп безне укытсыннар. Атеизмда яшәгән вакытта — без артта калган вакытта, үзләре җыйган белемнәрне бирсеннәр. Без аларны алып, алар белән тиз генә үсәргә тиеш. Безнекеләрне һәм аларны берләштереп җыеп эшләргә дигән планнарыбыз бар», — дип белдерде ул.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций