Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Казахстан белән Россиядәге милли курчак театрларының тамашачы проблемасы берүк төрле түгел

Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестиваленең матбугат үзәгендә Татарстан, Чувашия Республикаларының һәм Казахстанның курчак театрлары очрашып, матбугат конференциясе форматында үз проблемаларын уртага салып сөйләштеләр.

Матбугат чарасында Казах Дәүләт курчак театры директоры Тәлгать Есеналиев (Алма-Ата), Чуваш дәүләт курчак театры директоры Елизавета Абрамова, театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Филиппов, "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров катнашты. Чараны модератор буларак театр тәнкыйтьчесе Динә Дәүләтшина алып барды.

Курчак театры сәнгатенә драматурглар, режиссерлар, рәссамнар җитмәү проблемасы уртак булса да, Казахстан белән Россиядәге курчак театрларының тамашачы проблемасы берүк төрле түгеллеге ачыкланды.

“Хәзер үз туган телен белгән балалар кими бара – бу проблема бар. Стационарда чуваш телендә аз уйныйбыз – айга ике спектакль генә. Чөнки хәзер балаларны театрга китерү проблемасы бар – аларны автобуслар белән китерү тәртипләре бик катыланды. Шуңа да без авылларга үзебез барабыз. Авылларга йөрү өчен компактлы спектакльләр әзерлибез. Ике генә актер уйный торган спектакльләребез бар. Ә курчак театры сәхнәсе өчен чуваш телен өйрәтә торган спектакльләр куябыз – балалар спектакль азагында курчаклар белән бергә чувашча җырлый башлый”, – дип сөйләде Чуваш дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Филиппов.

“Чыршы бәйрәмнәрен дә чуваш телендә үткәрү проблемасы бар, – дип сүзгә кушылды театрның директоры Елизавета Абрамова. – Бәлки Татарстанда бу проблема алай кискен тормыйдыр, бездә шулайрак. Әмма без дәүләт учреждениесе – без милли телдә эшләргә тиеш – без эшләячәкбез”.

Казах Дәүләт курчак театры директоры Тәлгать Есеналиев театрда тамашачы проблемасы юк дип белдерде. “Казах һәм рус телләрендә көнгә дүртәр спектакль уйныйбыз, – диде ул. – Безнең бер сеанс беткәнне касса янында тамашачы чиратка тезелеп көтеп тора”.

Театр директоры үзләренең гастрольләргә һәм фестивальләргә йөрүләрен әйтте. “Бу айда гына өченче халыкара фестивальдә катнашуыбыз”, – диде ул.

Матбугат конференциясендә Чуваш курчак театры директоры Елизавета Абрамова оештыру комитетына, “Нәүрүз” фестиваленең үз музее булмаса да, аны башлап җибәрү өчен беренче экспонат буларак, милли курчак бүләк итте.

Исегезгә төшереп узабыз. “Әкият” курчак театры “Нәүрүз” фестивалендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча “Бүре җиләге” спектаклен тәкъдим итте. Казах курчак театры Алибәк Фәйзуллаулы пьесасы буенча “Алтын кеше” күләгә спектаклен алып килде. Якутиянең Олонхо театры "Күн Эрели" курчак спектаклен күрсәтте. Чувашия курчак театры бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының Зур сәхнәсендә Ефим Никитин әкияте буенча куелган “Сарпике” спектаклен күрсәтә. Башлана - 11.00 сәгатьтә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин