Казахстан татарлары көнкүрешен “Татарлар” тапшыруы өйрәнеп кайтты

Узган атнада «Татарлар» тапшыруы хәбәрчеләре Казахстанда булып кайтты. Биредә татарлар бер урында гына тормый, ә һәрвакыт ниндидер зур чаралар оештыралар һәм аларда үзләре дә еш катнашалар.
Җидепулат шәһәрендә урнашкан бай тарихлы Татар сәнгате мәктәбенә шушы көннәрдә 25 ел тулган. Чирек гасыр дәвамында җирле балаларга милли сәнгать белемнәрен төшендергән мәктәп зур бәйрәмен «Татарлар» тапшыруы белән бергә билгеләп узды.
Казахстанда татарлар фольклор фестиваль-бәйгеләрен оештырырга күнеккән. Шундый традицион бәйрәмнәрнең берсе — быел 18 нче мәртәбә уздырылган «Иртыш моңнары» фестиваль-бәйгесе. Бу чарада һәр милләт вәкиле татар җыр-биюен башкаруда үз көчен сыный ала. Шуңа өстәп, тапшыру «Хәзерге заманда балаларга музыкаль һәм сәнгать белеме бирү: проблемалар, перспективалар һәм тәҗрибәләр» дип исемләнгән конференция эшчәнлеге белән таныштыра һәм Казахстанда яшәүче күпбалалы татар гаиләләре яшәешен ачыклый.
Казахстан татарлары көнкүрешен яктырткан «Татарлар» тапшыруы чыгарылышларын бу атнаның һәр эш көнендә карарга мөмкин. Тапшыру «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 11:30, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 11:00, 17:30, 20:05 һәм 00:40 сәгатьләрдә күрсәтелә.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат