Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2017

Казан хоккейчылары төньяк корычларына каршы чыгып карый

Пәнҗешәмбе, 14 нче сентябрь, Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Казанның “Ак Барс” командасы Череповецның “Северсталь” хоккейчылары белән көч сынаша. Кызыклы көндәшлекнең “Татнефть Арена” боз сараеннан турыдан-туры трансляциясе “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында күрсәтелә.

Ерак 1955 нче елда оешкан хоккей клубы КХЛ чемпионатында беренче сезоныннан ук уйный. Череповец командасы елның-елында “Көнбатыш” конференциясендә плей-офф урыны өчен кызу көрәш оештыра, юкка гына аны чемпионатның “ныклы урта командасы” дип атамыйлар. Казан җанатарлары өчен “Северсталь” хоккей клубы составында сакчы Константин Корнеев булу белән кызыклы. Күп еллар “Ак Барс” свитерын үз өстеннән салмаган тәҗрибәле сакчы Казан-Өфе-Череповец юнәлеше буйлап үз хоккей карьерасын дәвам итә. Сакчының Казан бозында пәйда булуы ике команда очрашуының кызыклы мизгелләреннән санала.

Моның өстенә, төньяк командада хоккей сөючеләр өчен яхшы таныш Максим Рыбин һәм Виталий Вишневский кебек уенчылар бар. Мондый "хоккей аксакаллары" үз осталыклары белән яшь уенчыларга бозда да, шулай ук аннан читтә дә яхшы үрнәк күрсәтергә сәләтле. Составында көчле уенчылары булган “Северсталь” хоккей командасы “Ак Барс” өчен җитди каршылык була алырмы?

Сорауга җавапны пәнҗешәмбе, 14 нче сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Ак Барс” белән “Северсталь” командалары арасындагы уенны караганнан соң җавап бирә аласыз. Кызыклы очрашу 19:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20