Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.03.2015

Казан шахматчысы блиц буенча ИФО чемпионы булды

Кичә Түбән Новгородта шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ир-атлар турнирына 76 кеше җыелды, ә хатын-кызларныкына – 26.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында белдерелгәнчә, Татарстан вәкилләре ярышларда уңышларга ирешкән. Хатын-кызлар арасында ИФО чемпионы – казанлы, Дөньякүләм шахмат федерациясе мастеры Эльза Хаҗиева, ул 9,5 очко җыйган. Кстоводан халыкара гроссмейстер Татьяна Шадрина да шул кадәр очко җыйган, әмма аның өстәмә күрсәткечләре түбән булган.
Өченче урынны 7 шәр очко белән өч катнашучы бүлешкән. Шулай итеп, Казаннан Ольга Белова бронза медаль һәм блиц буенча Россия чемпионатының хатын-кызлар финалына юлламага лаек булды. 4 урында Дөньякүләм шахмат федерациясе мастеры Анастасия Протопопова (Сарытау), 5 нче - Ольга Капустина (Түбән Новгород).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20