Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2015

Казан шәһәре Думасының 42 нче сессиясе башланды

Хәзерге минутларда Казан каласы Думасының 42 нче сессиясе шәһәр Ратушасында башланып китте. Аның эшендә 45 депутатның 41е, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, федераль хакимиятнең территориаль ограннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, чакырылган эре предприятиеләр һәм бизнес-структуралар җитәкчеләре һ.б. катнаша.

Төп эшне башлаганчы, Татарстан башкаласы мэры һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин хезмәте белән лаеклы булуын раслаган бер төркем казанлыга дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.

И.Метшин рәислегендәге шушы сессиягә дистәдән артык мәсьәлә чыгарылды. Аерым алганда, анда түбәндәге мәкьәләләр бар:

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасын 2014 елда башкару турында хисап;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елдагы бюджетын башкару турында хисап;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милеген приватизацияләү фаразлама планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының депутатларын сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында;
Казан шәһәре Думасының Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының кайбер карарлары гамәлдән чыгуын тану турында.
Дума президиумы тәкъдим иткән Казан шәһәре муниципаль торак булмаган фонды объектларын арендага бирү тәртибе турындагысы исә, каралышка тулысынча әзер булмау сәбәпле, көн тәртибеннән алынды.

“Төрлесеннән” дип 13 нче пункт буларак тәкъдим ителгәненә исә, депутатлар соравы буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын республика башкаласында бәйрәм итү тәртибе, чаралары турындагы мәсьәлә өстәлде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20