Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.03.2017

Казан волейболчылары кабаттан Ауропа мәйданын яулый

2 нче апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы ЕКВ кубогы өчен көрәштә «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасының Төркиянең «Галатасарай» спортчылары белән уенын трансляцияли. Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгеннән трансляция 18:00 сәгатьтә башлана.

Кичә Төркиянең Стамбул шәһәрендә узган уенда Казан волейболчылары өч сетта оттырырга мәҗбүр булды. Хәзер «Динамо-Казан» командасына җавап уенында хәлиткеч тай-брейкка ия булу өчен шундый ук зур исәп белән Төркия спортчыларын җиңү таләп ителә. Кайсы хатын-кызлар волейбол командасының ЕКВ кубогы финалына чыгуын якшәмбе көнендә белә аласыз.

Казан волейболчыларының ЕКВ кубогы ярымфиналында икенче хәлиткеч җавап уенын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!