Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.03.2016

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

5 мартта Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Сату эше 10 мәйданчыкта оештырылачак.

Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Ленинград урамы, 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” кибете янындагы территориядә була.

Вахитов районында авыл хуҗалыгы продукцияләрен Тинчурин урамы, 13 адресы буенча “Иске шәһәр” префектурасында һәм Груздев урамы, 5 адресы буенча урнашкан мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин.

Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы продукциясе Краснококшай урамы, 152/2 адресы буенча “Җиләк бистәсе (Ягодная слобода)” сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта һәм Ильич урамы, 1 адресы буенча “Тимерьюлчылар” мәдәният сарае артында сатыла.

Мәскәү районында ярминкә Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыдагы мәйданчыкта, ягъни “Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территориядә эшләячәк.

Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Ямашев проспекты, 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка урыннары өчен каралган мәйданчыкта үткәрелә.

Идел буе районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Җиңү проспекты, 48а адресы буенча урнашкан “Чулпан” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда оештырыла.

Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен ике сату мәйданчыгында –“Казан” агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә “Дәрви” базары территориясендә (Липатов ур., 7) сатып алырга була.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта игълан итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20