Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2017

Казанда “Чиста ишегалды” акциясе башлана

8 нче апрельдән Казанда торак йортлар ишегалларын тәртипкә китерү буенча «Чиста ишегалды» акциясе башланып китә. Үзләре яшәгән урыннарда чистарту икеайлыгында актив катнашучыларның ишегалларына яңа кече архитектура фигуралары куелачак. Бу хакта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары матбугат үзәге хәбәр итә.

1 апрельдән 31 майга кадәр Казанда шәһәрне һәм аның тирә-ягын чүп-чардан арындыру һәм матурлау буенча икеайлык уздырыла. Акция кысаларында паркларда, су объектлары яннарында, торак йортлар, предприятие һәм учреждениеләр тирәсендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутаталары, районның предприятие җитәкчеләре катнашында тирә-якны чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера