Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Казанда информатика фәне буенча XXVIII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды

Бүген Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә информатика фәне буенча укучыларның XXVIII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды. 9 нчы апрельгә кадәр узачак олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 250 ләп укучы – бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре катнашачак. Татарстан Республикасы данын олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Әлмәттән 16 укучы яклый. Олимпиаданың финал өлеше ике турда узачак – беренчесе 5 нче апрельдә, икенчесе 7 нче апрельдә.

Бөтенроссия олимпиадасы финалын ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чыгыш ясады. “Безнең республика, аның башкаласы өчен мондый мөһим чара уздыру зур дәрәҗә санала. Казан моңа лаек, чөнки Татарстан башкаласы, чыннан да, илнең IT-технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы шәһәрләренең берсе”, - дип билгеләп үтте Поминов сәламләү чыгышында. Ул Казаннан ерак түгел Иннополис шәһәре төзелеп килүен, анда иң алдынгы технологияләр гамәлгә куелачагын, бу өлкәдә иң алдынгы белгечләр эшләячәген искәртте. “Алдагы елларда сезне дә Иннополис университеты студентлары итеп күрәсебез килә”, - дип, Андрей Поминов төбәк олимпиадаларында җиңүгә ирешкән 254 укучы катнашуын шәрехләп, аларга уңышлар теләде.

Бөтенроссия олимпиадасының жюри рәисе, информатика буенча олимпиаданың Үзәк предмет-методик комиссиясе рәисе, информатика буенча Россия җыелма командасының фәнни җитәкчесе Владимир Кирюхин чыгышында, олимпиада үткәрү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, анда катнашучы субъектлар санының артуын билгеләп узды. “Хәзер Россиядә олимпиада мохите яши дип кыю әйтергә була, ул безгә барлык таләпләрне исәпкә алып, төбәк этапларын тигез шартларда үткәрергә мөмкинлек бирә. Төбәк һәм йомгаклау этапларының барлык мәсьәләләре урын алган портал бар, һәм илнең теләсә нинди укучысы бу этапка чыгып, берәр мәсьәләне сайлап алып, аны чишеп тикшерүгә юллый ала”, - дип билгеләп узды жюри рәисе.

Владимир Кирюхин ассызыклап узганча, быел кертелгән тагын бер яңалык – тур барышында барлык нәтиҗәләр Интернетта трансляцияләнәчәк, шул рәвешле, ата-аналар да нәтиҗәләр белән Интернет челтәрендә таныша алачак. “Бу ел гадәти түгел, чөнки быел Казанда халыкара олимпиада үткәреләчәк. Олимпиада хуҗабикәсе булган ил катнашуга тагын бер команда әзерләүгә хокуклы, шуңа күрә сезнең “дүртлек”кә түгел, ә “сигезлек”кә эләгү мөмкинлеге бар”, - дип, ул укучыларга уңышлар теләде.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов исеменнән залдагыларны министрлыкның Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова сәламләде. Шулай ук укучыларга Иннополис университеты ректоры Кирилл Семенихин да мөрәҗәгать итте.

Владимир Кирюхин журналистларга информатика буенча олимпиаданың барлыгы 4 – мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этапларыннан гыйбарәт булуын шәрехләде. Аның әйтүенчә, олимпиаданың төбәк этапларында бөтен илдән 3700 укучы катнашкан, алардан 260 лап укучы сайлап алынган. Йомгаклау этабына килгәндә, ул 2 турдан гыйбарәт. “Һәр тур 5 сәгать дәвам итә, укучыларга 4 әр мәсьәлә бирелә, алар аны чишү алгоритмын төзергә, пограммалаштыруның берәр телендә гамәлгә ашырырга тиеш”, - дип белдерде жюри рәисе. Аның сүзләренә караганда, информатика фәне буенча иң алдынгы төбәкләр исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе керә. “Татарстанда сәләтле балалар белән эш процессы яхшы сизелә, бу быел республикадан катнашучылар саны артуында да чагылыш таба”, - диде ул.

Татьяна Камалетдинова журналистларга быел август аенда узачак дөньякүләм олимпиадага зур әзерлек баруын, шуңа күрә әлеге илкүләм олимпиаданың финал өлешенең халыкара чара алдыннан зур сынау булуын билгеләп узды. “Татарстан, Иннополис шәһәре киләчәктә олимпиадада җиңүчеләрне көтеп калачак. Анда яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар да бар”, - дип белдерде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20