Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.10.2015

Казанда киокусинкай буенча ачык чемпионат һәм беренчелек узачак

Казанда 31 нче октябрьдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә, Россия сугышчан сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы химаясе астында, киокусинкай каратэ буенча Казанның ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак.

Ярышлар сәламәт һәм актив тормыш рәвешен пропагандалау, “киокусинкай” спорт төрен үстерү, спортчыларның осталыгын арттыру һәм республиканың иң көчле сугышу сәнгате вәкилләрен ачыклау максаты белән үткәрелә. Чараны оештыручылар – Казанның физик тәрбия һәм спорт комитеты, ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге, “Сәламәтлек, спорт һәм мәдәният үзәге” иҗтимагый берләшмәсе, ТР Киокусинкай федерациясе.

Ярышлар кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар (18 яшьтән һәм өлкәнрәк), яшүсмер (14-15 яшь) егетләр һәм кызлар, юниор егетләр һәм кызлар (16-17 яшь) арасында көрәшләр көтелә. Чемпионатта Татарстан һәм күрше төбәкләрнең абруйлы һәм тәҗрибәле сугышчылары, шулай ук шушы спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган спортчылар катнашачак.

Чемпионат һәм беренчелек нәтиҗәләре буенча, җиңүче спортчыларга спорт разрядлары биреләчәк. Җиңүчеләр һәм призерлар диплом һәм медальләр алачак, чемпионнар кубоклар белән бүләкләнәчәк. Бу хакта Россия сугышчан сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20