Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

Казанда көрәш буенча дөнья чемпионатлары төгәлләнде

Казанда көрәш буенча дөнья чемпионатлары төгәлләнде.

Билбаулы көрәш буенча XIII дөнья чемпионатынды 18 иленнән 140 атлет бил алышты. Беренче тапкыр буларак ул көрәш буенча IV дөнья чемпионаты белән бергә үткәрелде, анда 20 илдән 64 атлет катнашты. Шушы чемпионатларның беренчесендә Россия җыелма командасы лидер, ә икенчесендә абсолют җиңүче булды.

Ирекле һәм классик стильләрдә бил алышуларны 21-22 ноябрьдә күзәтергә була иде. Спортчыларны исә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты Рафыйк Вәлиев, ТР билбаулы көрәш федерациясе башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин бүләкләде.

Ирекле стильдә хатын-кызлар арасында беренчеләр:

52 кг – Зәмира Әхмәдова (Россия);
58 кг – Алена Калугина (Россия);
66 кг – Маргарита Гурциева (Россия);
76 кг – Альбина Сөлбиева (Россия);
76 кг-нан авыррак – Наһирә Сарбашева (Кыргызстан).

Ирекле стильдә ир-егетләр арасында:
62 кг – Габдежәлил Сөләйманов (Россия);
68 кг – Элбек Сотволдиев (Үзбәкстан);
75 кг – Азамат Тоторкулов (Россия);
82 кг – Обидали Мавлонов (Үзбәкстан);
90 кг – Нурбәк Кожобеков (Кыргызстан);
100 кг – Бекбол Нурланулы (Казакъстан);
100 кг нан авырраклар – Давааням Алтангэрэл (Монголия).

Классик стильдә билбаулы көрәштә чемпион спортчылар:

62 кг – Нурлыбәк Хәйруллин (Казакъстан);
68 кг – Ислам Фәләхов (Россия);
75 кг – Муса Мокаев (Россия);
82 кг – Ренас Калимуллин (Россия);
90 кг – Хуршед Шәрипов (Таджикистан);
100 кг – Раил Нургалиев (Россия);
100 кг-нан югарыраклар – Бекболсун Кушубаков (Кыргызстан).

Бу хакта чемпионатларны оештыручылардан мәгълүмат алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20