Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2016

Казанда легендар совет разведчигы Рихард Зоргега һәйкәл куелды Версия для печатиКазанда легендар совет разведчигы Рихард Зоргега һәйкәл куелды

Казанда легендар совет разведчигы Рихард Зоргега һәйкәл куелды22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Казанның Рихард Зорге урамы белән Җиңү проспекты очрашкан турыдагы Дан скверында республикада Советлар Союзы Герое һәм легендар совет разведчигы Рихард Зоргега бюст рәвешендә беренче һәйкәл ачу тантанасы булды.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР вице-премьерының Көньяк федераль округта киңәшчесе Вәлит Рәхмәтуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, республика башкаласының Идел буе районы җитәкчелеге һәм районда яшәүчеләр катнашты.

"Бүген без бу һәйкәлне ачып, фронтта һәлак булучыларны, җиңүгә ирешкән хәрбиләрне искә алудан тыш, хәтер саклау үрнәге дә күрсәтәбез", - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. ТР Премьер-министры Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның балалары һәм оныклары беркайчан да "сугыш" сүзен ишетмәүләрен теләде.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чарада катнашучыларга 75 ел элек ата-бабалар азат иткән Ватанны саклауларын теләде.

Танылган разведчик сынын Краснодардан Михаил Сердюков ясаган. Ул 1998 елдан башлап Россиядә һәм чит илләрдә "Дан аллеясы" проектын чынга ашыра. 18 елда меңнән артык монумент куелган, әмма Татарстанда Рихард Зорге һәйкәле - беренчесе. Михаил Сердюков һәм Вәлит Рәхмәтуллин сынны үз акчаларына эшләгәннәр. Меценат Рәхмәтуллин Казанга монументны ачу тантанасына махсус килгән. Сынчы Михаил Сердюков, бүген Мәскәүдә "дан аллеясы" кысаларында һәйкәл ачылуда катнашу сәбәпле, Казанга килә алмаган.

Бу җәйдә "Дан аллеясы" дәвам итәчәк. Бөтен Россия буенча тагын 45 монумент куелачак, Казанда - Михаил Девятаевка һәм Муса Җәлилгә, республиканың Лаеш районында - Гавриил Державинга.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20