Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче тапкыр велосипед ярышы узачак

Казанда 6 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр балалар өчен махсус велосипедларда ярыш оештырылачак. Әлеге чара Казан шәһәренең Совет районы администрациясе ярдәме белән узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашу шартлары: велосипед һәм саклагыч шлем булу. Һәрбер катнашучы бала, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, көнкүреш тормышта хәрәкәттә булу теләген күрсәтә алачак. Аларның һәрберсенә диплом биреләчәк.

Җыелу һәм катнашучыларны теркәү 15.30 сәгатькә билгеләнгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин аквапарк до 16 апреля