Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2017

Казанда мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар була

3 августта Казанның “Тайфун” спорт клубында Совет районы мәхәлләләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Вәлиуллин тәкъдиме һәм башлангычы белән уздырыла. Мәртәбәле кунаклар арасында Казанның Башкарма комитеты вәкилләре булачак.

Ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм мөселманнарда спортка кызыксыну уяту максатында оештырыла. Турнирда Совет районының 20 мәхәлләсеннән катнашучылар булыр, дип көтелә. Уенны профессиональ хаким Марат Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләячәк. Җиңүчеләрне Кубок һәм дипломанар көтә.

Әлеге ярышларны ел саен уздырырга планлаштырыла. Моннан тыш, Совет районы мөхтәсибәте тарафыннан футбол һәм волейбол ярышлары уздырырга ниятләнә.

Шулай итеп, мөселманнар арасында теннис ярышлары Казанның "Тайфун" спорт клубында 3 августта 13:00 сәгатьтә башлана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»