Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2016

Казанда спорт белән бернинди проблема да юк!

Казанда спорт белән бернинди проблема да юк!

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе барышында Премьер-министр Илдар Халиковка Россия спорт министры Виталий Муткодан шундый хәбәр килеп иреште. Үз төбәгең турында мондый җылы сүз ишетүдән дә яхшырагы юктыр.


- Минем чыгышымны шуның белән тәмамларга да була иде. Ләкин быел тагын ике халыкара масштабтагы чаралар узасын да онытырга ярамый. Ел саен 800 спорт чарасын үткәрү масштаблары белән Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын оештырудан ким түгел. Бу – күп кешенең уңышы, – диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Татарстанлыларга 2015 ел Казанда үткәрелгән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты белән истә калды. Ә Татарстанда үткәрелгән 800 спорт чараларның 15е – халыкара дәрәҗәдә.

Казанны Россиянең спорт башкаласы, дип атыйлар. Төбәгебездәге спорт уңышларын ил җитәкчеләренең югары бәяләве моны, чыннан да, ассызыклый. Мәсәлән, Россиянең статс-сәркатибе, спорт министры урынбасары Наталья Паршикова исә һәр җөмләсе саен Казанга, Татарстанга рәхмәт укыды.


- Спорт өлкәсендә Казан белән безнең проблемалар, чыннан да, юк. Теге яки бу чараны уздырганда, күп кенә төбәкләр ярышларны үзләрендә уздыру өчен көрәшә. Ә Казан белән хәл бөтенләй башкача: ярышларны уздырганда, оештыручылар үзләре үк Казанны сайлый. Республикада патриотик тәрбияләре көчле менталитетлы җитәкчеләр, идарә итүчеләр барлыкка килде. Бездә Казанга бару бүләк алу кебек санала. Чөнки, гадәттә, проблемалары булган төбәкләргә баралар. Сез үзегездәге социаль проектларыгыз белән республикадагы яшәү торышын яхшыртып кына калмыйсыз, күрше төбәкләрегезгә дә тәэсир итәсез, – дип ассызыклады Наталья Паршикова.


Министр урынбасары Татарстанның төбәк буларак та кадерле булуын, бездә эшләүче белгечләрнең хөрмәткә лаек булуын да билгеләде. Шул сәбәпле, Казан быел да дөньякүләм масштабтагы берничә чараны кабул итәчәк. Алар арасында Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу аерым урын алып тора. ЮНЕСКО тарафыннан раслау алынган очракта, бездә дөньяның барлык илләрендәге спорт министрлары җыелып, махсус чара үткәреләчәк.


– Элек Россия Хөкүмәтендә уза торган җыелышларда башка төбәк губернаторлары Татарстан тарафына төрле сүзләр яудыра иде. Янәсе, аларны мактап була, чөнки аларга күпме акча күчерелгән. Әгәр безгә дә шундый караш булса, без дә эшләр идек, дип әйтәләр иде. Ләкин бу дөрес түгел. Чөнки башка субъектларга да акча бүленеп бирелә, проектлар тапшырыла. Ләкин Казанда, Татарстанда башка караш, бөтенләй башка инициативалар, – дип билгеләде ул.



Быел төштә дә ГТО белән җенләнәчәкбез

2015 ел Су мундиале белән хәтердә калса, 2017 елда исә төнлә уятып сорасалар да, мөгаен, “ГТО”, дип җавап бирербез. Ник дигәндә, 2016 елда вузларда һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә ГТО нормаларын үтәү башланачак.


- Илдар Шәфкатович, без сездән, ГТО нормаларын үтәү өчен, махсус республика үзәген булдыруны сорыйбыз. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе инде үзенең территориясендә мондый үзәкне оештыруны тәкъдим итте, – диде үз чыгышында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрыВладимир Леонов коллегиядә.


Чаллы да ГТО нормаларын тапшыру буенча Казан белән ярышмакчы. Ник дигәндә, автокалада бу нормаларны кертү инде 2014 елдан бирле башкарыла. Автошәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья  Безрукова да республика җитәкчелегеннән ГТО нормаларын тапшыру буенча тест уздыру биналарын булдыруны сорый. Чаллылар куйган максат буенча, 2017 елга автокалада яшәүчеләрнең 20 проценты бу нормаларны тапшырырга тиеш.


Татарстан әзер!


Ләкин шул ук вакытта спорт өлкәсендә әле җитешмәгән якларыбыз да бар. Мисал өчен, Казандагы тренерларның хезмәт хакы 19 мең булса да, без күрше республика, өлкәләрдән калышабыз. Мәсәлән, Самарада тренерларның хезмәт хакы 23 мең тәшкил итә, Уфада 25  меңнән артык. Ярышларда сертификацияләнгән хөкемдарлар да җитми, шул сәбәпле, алар урынына, гадәттә, волонтерлар чыгыш ясый. Төрле ярышларга еш йөрү сәбәпле, республиканың спорт оешмаларына караган 193 автобусның 47се инде  тузган хәлде. Шул сәбәпле, транспорт белән дә республика тарафыннан ярдәм кирәк.


Ләкин бу проблемаларны чишәргә республика хөкүмәте булышмый калмас, чөнки Илдар Халиков чыгышында моңа да игътибар итте. “Бүген Татарстанга теләсә нинди максатларны үти ала. Яңа бурычларга без һәрвакыт әзер”, – диде ул.


Премьер-министр шулай ук министрлыкка спорт, яшьләр эшләре объектларына тикшеренүләрне ешрак уздыру бурычын куйды. Районнар буенча, махсус спорт рейтингын төзергә кирәклеген дә ассызыклады. “Без, гадәттә, спорт юнәлешендә уңышларны медальләр саны буенча санарга күнеккән. Ләкин бу очракта спорт объектларның никадәр тулыландырылуы, район кешеләренең спортны ничаклы үз итүен дә күзәтергә кирәк. Җитмәсә, үзебездә кайнап кына нәтиҗәләргә ирешеп булмавын аңларга кирәк. Моның өчен дөнья тәҗрибәсенә таяну зарур”, – диде ул.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20