Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты уза

3-7 майда Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышта илнең 14 төбәгеннән 160 спортчы көч сынашачак. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте җиткерә.

Ил чемпионаты кысаларында спортчылар 1 һәм 3 метрлы трамплиннан, шулай ук 10 метрлы каланчадан сикерү осталыкларын күрсәтәчәк. Җиңүчеләр дүрт дисциплина – индивидуаль, синхрон, катнаш сикерү һәм командалы ярышлар буенча ачыкланачак. Россия чемпионаты нәтиҗәләренә карап, 2017 елгы Киевта уза торган Европа чемпионаты һәм Будапешттагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашачак ил җыелмасы составы туплана. 

Казандагы ярышларны тамаша кылу түләүсез оештырыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20