Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Казанда «Татарстанның бакча һәм виноград уңышы» күргәзмәсе уза

17 нче сентябрьдә Казан дәүләт аграр университеты базасында «Татарстанның бакча һәм виноград уңышы» дип аталган күргәзмә-ярминкә үтәчәк. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара 2009 нчы елдан бирле ел саен уздырыла, Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең һәвәскәр бакчачыларын, виноград үстерүчеләрен бергә җыя. Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын тәрбияләү, виноград үстерү буенча мәгълүмат тупларга, шулай ук утырту материалларын сатып алырга мөмкин булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин