Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.05.2015

Казанда V Республика яшьләр форумы финалы уза

13-15 майда Казанның IT-паркы зонасында V Республика яшьләр форумы финалы чаралары уза. Форумның максаты талантлы яшьләрнең социаль әһәмиятле, инновацион, җәмгыяви-файдалы идеяләрен һәм проектларын тәкъдим итү, фикер алышу, бәяләү һәм алга этәрү өчен шартлар булдыру, дип белдерелә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында.
Иртәгә чарада хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаша. Форумда катнашучылар республикада яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итүдә ярдәм итү буенча гамәлгә куела торган программалар һәм чаралар, шулай ук министрлык эшенең төп аспектлары белән танышачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20