Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2017

Казанда вакфларны эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар

21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ТР вакф» Фонды «Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары» дип исемләнгән халыкара конференция уздыра. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунаклары җыелачак. Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салем уртаклашачак. Үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Мәрҗани ис. Тарих институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чуваш республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра. Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзләячәкләр. Фәнни җыен ике секциядә оештырыла. Алар: «Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре» һәм «Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе».

Исегезгә төшерәбез: конференция 21 ноябрьдә Казанның «Мираж» отелендә үтәчәк. Башлана 9.00 сәгатьтә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха