Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.03.2015

Казанда яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә мэр Илсур Метшин дәүләт бүләкләре тапшырды

Казанда яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә мэр Илсур Метшин дәүләт бүләкләре тапшырдыБөек Ватан сугышында катнашкан, инвалид булып кайткан, блокадалы Ленинградта изаланган, фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыны булган, шулай ук “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән ветераннар, көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәре – казанлылар бүген шәһәр ратушасына тантанага чакырып китерелде.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең язмышында күпне күргән ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бик аз вакыт калып бара, дип искәртте. “9 Май көненнән дә олырак бәйрәм юк бездә - илебезнең, халкыбызның зур югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көне, үзгә бәйрәм ул. Моннан 70 ел элек кешелек тарихында иң куркыныч, иң канкойгыч сугыш тәмам булды. Бу бөек халкыбызның Бөек Җиңүе, димәк, - безнең һәрберебезнең бәйрәме. Һәм без, кадерле ветераннар, сезнең үлемсез батырлыгыгызны онытмыйбыз, шуның өчен чиксез рәхмәтлебез. Гомерләрен Ватан иминлеге, үзләренең туганнары, якыннары, авылдашлары һәм илдәшләре тынычлыгы өчен корбан иткән якташларыбызның фидакарьлеген без беркайчан онытмаячакбыз. Алар турындагы хәтер исән һәм мәңге яшәячәк!” - диде тантанада Илсур Метшин.

Чыгышында шәһәр башлыгы соңгы 70 елда республика башкаласының үзенең социаль-икътисади үсешендә зур уңышларга ирешүен, елдан-ел чәчәк ата баруын билгеләп үтте. “Чынлыкта, болар, хөрмәтле ветераннар, сезнең аркада ирешелгән уңышлар, - диде И.Метшин. – Сезгә карап, сынаулар сезне сындырмаган, ә тагын да ныграк иткән, дип инанасың. Вакыт башыгызга бәс салса да, йөрәкләрегез, җаныгыз, эеккечә, яшь калган, сездән игелеклелек, оптимизм ташып тора, балаларыгызга, хәтта оныкларыгызга да җитә... Биредә җыелганнар – кеше ныклыгы, Ватанга мәхәббәт үрнәге. Сез, өлкән буын казанлылар, - безнең бәһасез байлыгыбыз. Без шәһәребез һәм анда яшәүчеләр өчен кылган гамәлләрегез өчен сезгә бик рәхмәтле”, - дип, Казан мэры ветераннарга сәламәтлек, рух ныклыгы, якыннарының җылы карашын тоеп яшәүләрен теләде.

Миңа бүген  Россия Федерациясе Президенты һәм илебезнең бөтен халкы исеменнән зур вазифа - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре, ягъни дәүләт бүләкләре тапшыру йөкләнде, һәм моны олы рәхмәт сүзләре белән бик теләп башкарам, диде мэр.

Шул рәвешле, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләре бүген Татарстан башкаласының 50дән артык ветеранына килеп иреште, һәрберсенең биографиясеннән сугыш елларына бәйле белешмә китерелде, сугыштан соңгы язмышы сурәтләнде. Мэр бүләкләү тантанасына рәхмәт әйтеп, һәркайсы белән истәлеккә фотосурәткә төште. Бүгенге тантана Татарстан һәм аның башкаласы Казан сәнгать осталары, шулай ук балалар коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20