Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2015

Казандагы Дөнья чемпионатында ярышлар узачак объектларга пресс-тур үткәрелде

Казандагы Дөнья чемпионатында ярышлар узачак объектларга пресс-тур үткәрелде Республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары өчен Казансу елгасының сул як ярында урнашкан Игенчеләр сарае каршындагы “Казансу” объектына тур оештырылды. Ул Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты кысаларында хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар өчен махсус урнаштырылган вакытлыча корылма, шулай ук 3,5 мең тамашачы сыйдырышлы трибуналардан тора.

Искәртеп үтик: хай-дайвингның асылы ир-атлар өчен 27 метр биеклектән, ә хатын-кызлар өчен 20 метрдан суга сикерүдән гыйбарәт. Аерым алганда, бу төр ярышларга ике каланча. Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Михайлов сүзләренә караганда, аның 20 һәм 27 метр биеклектән сикерү платформалары булганы (5, 7, 5, 10 метрлы платформалар өйрәнүләр өчен файдаланыла) ярышлар уздыруга каралган. Аңа капма-каршы урнашкан каланчага исә 20 метрлы телевизион платформа кую күздә тотыла. Төп каланчаның авырлыгы 70 т тәшкил итә, телевизион каланча исә – 25 т авырлыкта.

Дмитрий Михайлов әйтүенчә, объектның әзерлеге шактый югары дәрәҗәдә – 95 процент тәшкил итә. “Хәзергә барлык вакытлыча металл корылмаларны җыю эшләре төгәлләнде. Калган вакытта объектны матурлау, аерым алганда, баннерлар, экраннар урнаштыру ниятләнә”, – дип сөйләде ул.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары искәртеп узганча, былтыр август аенда биредә тарихта беренче тапкыр Хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы ярышлары үткәрелде. “Быел корылган төп каланча узган ел урнаштырылган каланчадан 2 тапкырга диярлек киңрәк. Моннан тыш, спортчылар сикерәчәк 20 һәм 27 метр югарылыкта өстәмә күперчекләр урнаштырылды. Биредә биеклектә эшләүче телевизион операторлар җәлеп ителәчәк. Алар югары ноктадан спорчыларның суга сикерүен төшерәчәк”, – дип сөйләде Дмитрий Михайлов. Аның сүзләренчә, чемпионат вакытында 100ләп, шул исәптән “Казансу” объектында 24, камера эшләячәк. Алар спорт ярышларын каланчалардан, шулай ук “Ривьера” комплексындагы һәм “Казан” гаилә үзәгендәге югары ноктадан да төшерәчәк.

Хай-дайвинг өчен, ким дигәндә, 6 метр тирәнлек кирәк, шуңа күрә Казансуның бу өлешен тирәнәйтү эшләре башкарылган. Ярышлар узачак урында елганың тирәнлеге – 8 метр.

Хәзерге вакытта ачык суда йөзү ярышлары өчен каралган трасса да әзер диярлек. Ул елганың бер ярыннан икенче ярына, төгәлрәге, Кремль яр буеннан “Казан” гаилә үзәгенә кадәр сузыла. Трассаның озынлыгы 2,5 чакрым тәшкил итә, суның тирәнлеге – 4 метр. Ярышларны уздырыр өчен кирәкле барлык инфраструктура якындагы биләмәдәге вакытлы корылмаларда урнашкан.

“Казансу төбен водолазлар тикшерде. Вак кимчелекләр ачыкланды. Хәзер аларны бетерү өстендә эшлибез. Объект санаулы көннәрдән әзер булачак”, – диде Дмитрий Михайлов журналистларга.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20