Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2017

Казанлылар спектакль әзерләүдә катнаша ала

Казанда яшәүчеләргә иске ЗАГС бинасы (М.Җәлил урамы, 7) турындагы хатирәләрен яңарту үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Казанлыларның хикәятләре Татарстан башкаласы турындагы масштаблы театраль проектның нигезе булачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Бу — элеккеге хезмәткәр, әлеге бинаны төзүдә катнашкан кешеләр яки ЗАГСтан качкан кәләшнең хикәяте булырга мөмкин. Вакыйганы кыскача тасвирларга гына кирәк — драматург аны театраль текст рәвешенә китерәчәк. Төп шарт — хикәятнең күләме 500 сүздән дә артып китмәскә тиеш. Хикәятләрне 30 ноябрьгә кадәр oldzags@gmail.com адресы буенча җибәрергә кирәк.

Проектның режиссерлары — «Тере шәһәр» фондын оештыручыларның берсе Диана Сәфәрова һәм Красноярск яшь тамашачылар театрының сәнгать җитәкчесе, «Алтын битлек» Милли театр фестиваль-премиясе лауреаты Роман Федори.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера