Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2016

Казанның "Велотөн-2017" проектында катнашу түләүле булырга мөмкин

Киләсе елда Казанда узачак дүртенче "Велотөн"дә катнашу түләүле булырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Москультпрог» бюросы һәм "Velonotte International" генераль продюсеры Мария Никитина хәбәр итте.
"Казан - ул "Велотөн" бушлай үткәрелә торган соңгы шәһәр", - дип билгеләп үтте спикер. Ул, киләсе елда проектта катнашу түләүле булырга мөмкинлеген дә белдерде. "Сүз фондка берникадәр хәйриячелек турында бара. Узган ел Мәсәкүдә бу кертем күләме 299 сум тәшкил итте. Быел бу бәя күтәрелергә мөмкин, җиһазларга чыгымнар да арта", - диде ул.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында "Велотөн" үткәрү өчен бюджет акчалары кулланылмый. "Проектны оештыруга бюджеттан тыш, иганәчеләр акчалары сарыф ителә. Мин дә "Велотөн" проектында катнашуны түләүле итү мәсьәләсен карарга кирәк, дип уйлыйм. Бу катнашучыларны тәртипкә чакыра", - дип ышана ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20