Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

КФУ ректоры Илшат Гафуров вузда медицина юнәлешендә белем бирү әһәмияте турында сөйләде

 Казан федераль университетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Попечительлек советы утырышында КФУ ректоры Илшат Гафуров, 2014 нче елның 16 нчы июнендә үткән алдагы утырыштан соң, вузда нинди эшләр башкарылганы турында хисап тотты. Искәртеп узабыз, бүгенге утырыш югару уку йортында медицина юнәлешендә белем бирү, университет клиникасын булдыру темасыны багышланган иде.

Чыгышын башлап җибәреп, Илшат Гафуров шәһәр үзәгендә , барлыгы 1,47 мең урынга исәпләнгән өч тулай торак төзекләндерелгәнен, сентябрьдә республика Президенты катнашында КФУның Химия институтының яңа бинасы ачылуын, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының уникаль модель скважинасына ия лаборатор корпусы сафка бастырылып файдалануга тапшырылуын, Инженерия институты кампусына тулы реконструкция үткәрелгәнен, фасадын җылытып, икенче уку корпусы яңартып корылуын билгеләп узды.

Медицина темасына килгәндә, Илшат Гафуров Казан университеты диварларында медицина юнәлешен торгызуны үзенә күрә тарихка дан булуын ассызыклады. “Федераль университетның бүгенге форматын патша чорындагы структурасы белән нәрсә бәйли дип сорасалар, аның системасында медицина юнәлеше дип әйтергә була. Медицина факультеты Император Казан университетында төп бүлекләрнең берсе булган бит. Анатомия, физиология һәм медицина биредә беренче көннән укытылган”, - дип ассызыклады ректор.

Тарихи тәҗрибәдән күренгәнчә, Россия медицина мәктәбе классик университетлар составында дөньякүләм ачышлар ясаган. Әмма, билгеле булганча, башка вакытлар килеп җиткән, Казан университетының медицина факультеты узган гасырның 30 нчы еллар башында безнең alma mater составыннан чыгарылып, аерым Казан медицина институты нигезенә әйләнгән. КФУ ректоры фикеренчә, шул вакыттан Казанда медицина фәнендә алгарыш кими башлый. Бүген дә медицина фәненең күренекле вәкилләре бар, әмма алгарышлы ачышлар, медицина өлкәсендә дөньякүләм абруйлы белгечләр турында сөйләргә иртәрәк, дип саный ул. Нәкъ менә шушы күренеш вуз җитәкчелеген университет структурасында медицина бүлеген булдыру турында карар кабул итүгә, медицина юнәлешен вуз үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе сыйфатында сайлап алуга этәргән.

Өч ел эчендә медицина белеме системасын булдыруга ирешелгән. Бүгенге көндә өч курста 702 студент-медик белем ала, аларның 313е – чит ил вәкилләре, шул исәптән 131 студент “Дәвалау эше”, “Фармация”, “Стоматология” программалары буенча инглиз телендә гыйлем эсти. 100 кеше дәвалау эше буенча Татарстан Республикасы финанс чаралары хисабына белем ала. Медицина кафедраларында 144 аспирант һәм эзләнүче диссертация тикшеренүләрен әзерли. Кыскасы, КФУның бу юнәлештә тәҗрибәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан илдә иң яхшыларның берсе булып танылган, һәм университетта медицина юнәлешен үстерү өчен, ел саен өстәмә рәвештә 100 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кылынган.

Илшат Гафуров Россиянең алдынгы фармацевтика үзәкләре белән дә хезмәттәшлек киңәюен билгеләп узды.

Рктор киләсе елның 1 нче гыйнварыннан КФУ составында университет клиникасы эшли башлаячагына өметен баглады. “РКБ-2, 2 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, 2 нче шәһәр сырхауханәсе безгә күчә. Бу учреждениеләр үзәктә киңкүләм медицина комплексын тәшкил итә, гомуми мәйданы 37,8 мең кв. м булган 24 бина”, - дип белдерде ректор. Аның әйтүенчә, бу комплекска университет тарафыннан быел 633 млн сум акча, диагностика һәм дәвалау җиһазларына 340 млн сум акча кертелгән.

И. Гафуров КФУ каршында медицина фәне һәм медицина белеме буенча координацион совет булдыру тәкъдиме белән чыкты. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны советның рәистәше булуны сорады.

Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов КФУда трансляцион медицина үсеше темасына тукталды. Трансляцион медицина – биомедицина тикшеренүләренең тиз үсеш алучы өлкәсе, аның максаты – диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерүнең яңа алымнарына фәнни ачышларны кертүне тизләтү.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш азагында хәл итәсе бурычларны билгеләп узды. Алар арасында, Казан хәрби госпитален КФУ карамагына күчерү, апрель аенда бинаны ремонтлау эшләренә тотыну, Ершов урамындагы 2 нче шәһәр ашыгыч ярдәм хастаханәсенең архитектур йөзен саклап калып төзекләндерү, инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү кебекләре бар. Шулай ук, Президент РКХ-2 баш табибы – КФУ медицина-санитария часте баш табибы Альмир Абашев чыгышында күтәргән вакцинация, җир салымы мәсьәләләрен дә тәртипкә салуны йөкләде.

Киләсе попечительләр советы утырышы инженерлык тематикасына багышланачак. Аннан соң Р. Миңнеханов нефть сәнәгате үсеше турында фикер алышуны тәкъдим итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20