Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.12.2015

Киләсе елның беренче аенда халыкны озын Яңа ел каникуллары көтә

2016 елның гыйнвар аенда Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр 10 көн рәттән ял итәчәк (5 көнлек эш атнасы һәм шимбә, якшәмбе ял көннәре булганда).

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе һәм ТР Законнарының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турындагы” 1нче маддәсе нигезендә Татарстанда түбәндәге көннәр эшләми торган ял көннәре булып тора: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәре – Яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме. 9 һәм 10 гыйнвар ял көннәре булып тора.

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендәге "2016 елда ял көннәрен күчерү турында"гы 1017 нче карарында күрсәтелгәнчә, 2016 елда ял кннәре түбәндәгечә күчерелә: 2 гыйнвар шимбәдән 3 май сишәмбегә, 3 гыйнвар якшәмбедән 7 март дүшәмбегә. Бу хакта тулырак - ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20