Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Корылтай сөйләшүе белән "Таяну ноктасы" яңа сезонга атлый

Беренче августта "Таяну ноктасы" тапшыруы "Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаен каршылап" дип исемләнгән тема белән яңа телевизион сезонын ачып җибәрә. Тема юкка гына сайланмаган, чөнки 2-6 нчы август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уза. Шул уңайдан ток-шоуда корылтайда катнашучы чит ил делегациясе вәкилләре белән бергә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән Казанга җыелган милли автономия вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Искәртеп узыйк, «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге эш планы нигезендә 2017 нче елның 2-6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уза.

Оештыру комитеты карары нигезендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары барлык теркәлгән татар оешмалары арасында татар халкының традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татар иҗтимагый оешмаларының абруйлы вәкилләре сайланырга тиеш. Корылтайда барлыгы 1 меңнән артык делегатлар һәм шәрәфле кунаклар катнашуы көтелә.

Программада пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары эше, татар халкының сәнгать осталары концерты,  Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәме һәм “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” тарихи-хореографик спектакле каралган. Шулай ук делегатлар һәм кунакларның Татарстан Республикасы районнарына сәфәр кылуы планлаштырылган. Съезд эше Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән “Печән базары” ярминкәсе белән тәмамла.

Яңа сезонның яңача "Таяну ноктасы" тапшыруын карамыйча калмагыз. Зур вакыйгага кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 1 нче август, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20