Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.10.2017

Ковбойларның кино белән танышу тарихын сурәтләгән фильм күрсәтелә

Җомга кичендә “Яңа Гасыр” каналы “Человек с бульвара Капуцинов” фильмын күрсәтә. Тупас яшәү рәвешенә күнеккән шәһәр халкы көн итешенең бөтенләй башка якка үзгәрү тарихын күрсәткән фильмны карамыйча калмагыз.

Кыргый Көнбатыш эчендә урнашкан гадәти ковбой шәһәрләренең берсенә көннәрдән бер көнне тыныч кино миссионеры мистер Фёст килеп төшә. Гадәти күренешкә әйләнгән көндәлек атышулар, тупас сүз ычкындыру һәм сугыш-кыйнауларга корылган шәһәр тормышы “кино” сүзен ишетү белән үз яшәү рәвешен, холкын һәм гадәтләрен танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәртә башлый.

Дөрес, соңыннан намуслы мистер Фёст кара йөрәкле дошманнар тарафыннан шәһәрдән куып җибәрелә, ләкин, аның каравы, шәһәрдә яшәүчеләр дөньяда кино исемле зур сәнгать төре барлыгын хәзер оныта алмыйлар инде. Шәһәр яшәеше кино белән араны өзүдән соң кире үз тәртибенә кайта алырмы, әллә ковбойлар вакыйгалар тулы дөньяны шәһәргә кире кайтаруны сорарлармы?

Моны сез 6 нчы октябрь “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Человек с бульвара Капуцинов” фильмын карап белә аласыз. Нәфис фильм “Яңа Гасыр” каналында 23:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера