Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

Курчаклар “патшасы” кичке уенда катнаша

Сишәмбе, 13 нче июнь, «Вечерняя игра» тапшыруында атаклы Красноярск курчак театры режиссеры катнаша.

27 нче майда Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Хаврошечка» спектакленең премьерасы булды. Татарстан башкаласына спектакльне сәхнәгә кую өчен танылган Санкт-Петербург актрисасы, драматург, Красноярск курчак театры режиссеры һәм «Алтын битлек» милли театраль премия иясе Светлана Дорожко килде.

Атаклы остаз үзенең спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итте. Шәһәр аңа Казанда торган вакытында бик ошаган, ә бигрәк тә аңа үзе эшләгән Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бинасы хуш килгән. Казан каласында аны кызыклы вакыйгалар көткәнме һәм җирле артистлар белән эшләве ничек булган.

Кызыклы сорауларга җавапны сишәмбе, 13 нче июнь, Светлана Дорожко белән «Вечерняя игра» тапшыруын карап белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин