Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2016

"Кырлай" хуҗалыгы җитәкчесе “ялгыш кына” халыкка су буена юлны япкан

Бүген Татарстанның Арча районы прокуратурасы Яңа Кырлай авылында, Ия елгасының 20 метр яр буен һәм яр буен саклау полосасын "Кырлай" агрофирмасы куйган коймадан азат итүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү ачыклык керткәнчә, компания үзенең җир кишәрлеге янындагы елганың уң ярында су чигенә җиткәнче металл койма сузган. Прокуратура "Кырлай" агрофирмасы директорына карата гражданнарны су объектына һәм аның яр буе полосасына керүен чикләгән өчен административ эш ачкан, шулай ук карар материалларын Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәргән.

Россиянең Су кодексы буенча, җир өслегендәге сулар бөтен кешенеке булып санала. Гомуми кулланыштагы булган сулыклардан һәр гражданин шәхси максатларда файдалана ала. Бу кагыйдәләр яр буе линиясенә дә кагыла. Аның киңлеге 20 метрны тәшкил итә. Административ эш халыкка су һәм яр буена килү мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан кузгатылган.

Бу хәлгә ачыклык кертү өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе “Кырлай” җитәкчесе Илшат Шакирҗанов белән элемтәгә керде. “Бу ялгышлык белән килеп чыккан эш”, - диде хуҗалык җитәкчесе. "Сез законны белмисезме әллә", - дип сорагач, хуҗалык җитәкчесе “Әйе” дип җавап кайтарды. "Хуҗалыкта юристлар юкмы, ялгышыгыз нидән гыйбарәт", - дигән сорауларыбыз ачык калды. Илшат Шакирҗанов: "Мин бу сорауларга җавап бирә алмыйм", -  дип, телефон трубкасын куйды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20