Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

Кырым эчке туризмның иң популяр юнәлеше булган

Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) россиялеләр арасында Кырымга авиаочышлар һәм турларны броньлау саны артуы турында хәбәр итә. Әйтик, августта, июль ае белән чагыштырганда, ярымутрауга ике процентка күбрәк авиабилетлар сатылган, шулай кунакханәләргә өч процентка күбрәк бронь салынган, дип яза «Российская газета».

Biletix интернет-сервисы мәгълүматлары буенча, Кырым әле иң популяр авиасәяхәт юнәлеше дә булган. Симферопольгә сатылган авиабилетлар сентябрьдә тугыз процентка кадәр арткан (июльдә - 6,6 процент). Кырым белән бергә Кубань һәм Ставрополь аэропортлары да сатылган авиабилетлар саны буенча лидерлар рәтендә.

Ел башыннан Кырымда якынча 3,7 миллион турист ял иткән, бу узган елгы күрсәткечкә тиң. Социаль сораштыру мәгълүматлары буенча, туристларның 47,6 проценты Кырымга ял итәргә гаиләсе һәм балалары белән килә.

41,6 процент респондент Кырымда — 10 көн, 32,6 процент — ике атана, 16,7 процент өч атна ял итәргә планлаштыра. Туристларның өчтән бер өлеше Кырымга беренче тапкыр килә, тагын өчтән бер өлеше инде икенче тапкыр ял итә.

Кырымга авиабилетлар һәм турлар сатылуның артуы бәрхет сезондагы бәяләрнең арзанаюы белән аңлатыла. Мәсәлән, Мәскәү-Симферополь самолетына билет бәясе сентябрьдә - 7,7 мең сумга, октябрьдә 6,1 мең сумга кадәр кимегән. Октябрьдә өч тапкыр туклану һәм дәвалану кергән ял йорты бер кешегә тәүлегенә 2,4 мең сумга төшәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин