Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2015

Кырымның Россия мохитенә керүенең күчеш чоры тәмамланды - РФ Премьер-министры

Кырымның Россия мохитенә керүенең күчеш чоры тәмамланды. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Кырымда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә "ТАСС" Россия мәгълүмат агентлыгы.

Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, төбәкнең икътисады эшләү өчен нигез формалаштырылган. "Тулаем алганда, Россия законнары буенча Кырым икътисады эше өчен нигез формалашкан дияргә мөмкин. Бу без ниндидер үзгәрешләр, өстәмәләр кертмәячәкбез дигән сүз түгел, чөнки, күчеш чоры формаль рәвештә тәмамлануга карамастан, ярымутрауда тормыш алга китәр һәм бизнес үсәр өчен озаграк вакыт кирәк", - диде Медведев.

РФ Премьер-министры билгеләп узганча, Россия Кырымда яңа югары технологияле эш урыннары барлыкка килү белән кызыксына. "Шулай ук биредә заманча үсеш чыганаклары пәйда булу да мөһим", - диде ул.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, Кырымда мөстәкыйль үсеш өчен барлык ресурслар да бар. "Кырым Россия Федерациясенең иң чәчәк атучы төбәге була ала һәм булырга тиеш", - дип белдерде Д.Медведев һәм, 2020 елга кадәр "Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрен социаль-икътисади үстерү" Федераль максатчан программасын финанслау күләме 708 млрд сум дәрәҗәсендә расланды, дип өстәде. Аның сүзләренчә, акчалар юллар, хастаханә, мәктәпләр төзү, торак һәм транспорт инфраструктурасын модернизацияләүгә тотылачак. Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, бу программаның ахыргы варианты һәм аңа башка төзәтмәләр кертелмәячәк.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20