Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
28.11.2017

Әлки районынан 53 яшьлек Газинур Фәттахов гер спорты буенча дөнья чемпионы булды

Әлки районының Карга авылында яшәүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов Көньяк Кореядан гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулап кайтты, дип яза җирле басма.

Сеул шәһәрендә узган дөнья чемпионатында ул Россия командасы составында катнашты. Ветераннар арасында 85 килограммнан югары авырлык категориясендә чыгыш ясап, райондашыбыз беренче урынны алды. Яшьтән спорт белән шөгыльләнүче, «Алинә» универсаль спорт залында тренер булып эшләүче Газинурның бу беренче җиңүе генә түгел. Узган ел ул гер спорты буенча Польшада узган Европа чемпионатында һәм Казахстанда үткән дөнья чемпионатында катнашып, чемпион исемнәре яулаган иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций