Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2017

Әлмәт театры артистлары Белоруссиягә фестивальгә китте

Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Белоруссия каласына - «Белая Вежа» ХХII Халыкара театр фестиваленә кузгалдылар, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Мәгълүмат өчен. «Белая Вежа» ХХII Халыкара театр фестивале Брест шәһәрендә 8 - 17 сентябрь көннәрендә үтә. Дәрәҗәле театр форумында 14 илнең драма, курчак, мәйдан, музыкаль һәм пластика театрлары катнаша. Фестивальгә Беларусь, Венгрия, Грузия, Казахстан, Латвия, Литва, Македония, Молдова, Польша, Россия, Украина, Финляндия, Чехия, Эстония театрлары җыела. Спектакльләр шәһәрнең биш сәхнәсендә бара.

Әлмәт театры фестивальгә танылган режиссер Искәндәр Сакаев куелышында Бертольд Брехтның «Туй» спектаклен алып бара.

Спектакль 15 сентябрьдә Өлкә иҗтимагый-мәдәни үзәгендә күрсәтеләчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!