Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017

Марат Әхмәтов: Татарстан яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән дип санала

Татарстанның яшелчәләр белән тәэмин ителеше җитәрлек дәрзҗәдә түгел. 20 апрельдә Татарстанның яшелчә кластерын үстерү мөмкинлегенә багышланган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, «Татмелиорация» ТК" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «Татмелиоводхоз"идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, шулай ук муниципаль районнар башлыклары катнашкан.

«Татарстан яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән дип санала, — дип белдергән, очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. — Республикада бу юнәлештә эшләү өчен зур чәчүлек мәйданнары бар, димәк, мөмкинлекләр күп, эшләргә генә кирәк».

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов Әлмәт муниципаль районында «Яшелчә аланы» («Овощная долина») проектын гамәлгә ашыру турында сөйләгән. «400 га территориядә мәйданнарны заманча сугару технологияләре белән җиһазлау һәм яшелчә культуралары үстерү буенча зур эш башкару планлаштырыла», — дигән министр урынбасары.

Проект гамәлгә ашырылганда, шул тирәдәге районнар халкының яшелчәгә ихтыяҗы тәэмин ителәчәк, 500дән артык эш урыны булдырылачак.

Очрашуда Чүпрәле, Чирмешән, Теләче һәм Кукмара районнарында яшелчә культураларын шулай җитештерүне оештыру мөмкинлекләре турында да фикер алышу булган. Сөйләшү барышында финанс чараларын табу, сугару системалары һәм корылмалары урнаштыру, кирәкле техника сатып алу, яшелчәсаклагычлар төзү мәсьәләләре дә каралган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!