Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

«Матбугат.ру» мәгълүмати порталында "Яңа Гасыр" телеканалының берничә тапшыруы трансляцияләнә башлый

«Матбугат.ру» мәгълүмати порталында «Яңа Гасыр» телеканалының берничә тапшыруы трансляцияләнә башлый. Хәзер порталда яңалыклар белән танышырга теләүчеләр берьюлы «Яңа Гасыр» телеканалының берничә тапшыруын да күзәтә ала.

«Матбугат.ру» проектының төзүчесе һәм редакторы Данил Сәфәров белән «Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчелеге мәгълүмати хезмәттәшлек турында килештеләр. Нәтиҗәдә, порталда яңалыкларны күзәтүчеләр ирекле рәвештә телеканалның берничә тапшыруын карый ала. Ток-шоу һәм тапшыруларга кагылышлы төрле трансляцияләр порталда урын ала. Килешү нигезендә порталда телеканалның өч тапшыруы трансляцияләнә.

Хәзер «Матбугат.ру» мәгълүмати порталы үзенең битендә тапшыруларның видеочыгарылышларын һәм телеканал программаларының плейбитләрен урнаштырырга хокук алды. «Матбугат.ру» мәгълүмати порталы кулланучылары «Яңа Гасыр» телеканалының «Ком сәгате», «Адымнар» һәм «Таяну ноктасы» тапшыруларын ирекле рәвештә күзәтә ала.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха