Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Медведев: "Безгә киштәләр буш булачак дигәннәр иде - буш киштәләр юк"

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев туры линия барышында журналистларга илдәге бәяләр арту һәм аның санкцияләр белән бәйлелеген шәрехләде, шул исәптән Төркиягә карата.  

"Контрсанкцияләр кертү бәяләргә бәйле вазгыятьткә йогынты ясады, әмма котылгысыз түгел. Без 2008 ел башында азык-төлек инфляциясе 13 процент иде һәм 2015 ел башында шулай ук, әмма ул чакта санкцияләр юк иде", - дип билгеләп үтте Медведев.

Авыл хуҗалыгына килгәндә исә, аның сүзләренчә, читтән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алмаштыру буенча программа эшли. "Безгә киштәләр буш булачак дигәннәр иде - буш киштәләр юк", - диде ул.

Төркиягә килгәндә, РФ Премьеры сүзләренчә, бу Россия өчен әллә ни зур күләм түгел. "Бу 0,2дән 0,5 процентка кадәр инфляция өстәргә мөмкин - бу күп түгел, ул азык-төлек базарындагы башка процесслар белән бәйле, шуда да бәяләр әллә ни артмаячак",- дип билгеләп үтте Медведев һәм, "вазгыятьне контрольда тотарга кирәк", дип ассызыклады.

Ул искәрткәнчә, Төркиягә карата азык-төлек җибәрүгә бәйле санкцияләр гыйнвардан гына гамәлгә керәчәк. "Төркия буенча карарларга бәйле бернинди принципиаль хәл дә булмаячак", - дип өстәде ул.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20