Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2015

“Милләтләр кроссы-2015” Бөтенроссия йөгерү көнендә Казан шәһәре төп мәйданчык була

 Россия күләмендә уза торган “Милләтләр кроссы-2015” 27 сентябрь көнне Казанда да старт ала. Традицион чабышлар “Казан-Арена” стадионы тирәсендәге мәйданчыкта оештырыла. Ярыш көнендә спортчыларны теркәү сәгать 7.30да, беренче йөгерү сәгать 8.25тә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бөтенроссия йөгерү көне – шәһәр тормышында социаль әһәмияткә ия булган чара. Һәвәскәр йөгерешчеләр белән бергә ярышта профессионал спортчылар, спорт ветераннары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр катнаша.

“Милләтләр кроссы” – җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң зур массакүләм спорт чарасы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу ел “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көнендә Казан шәһәре төп мәйданчык булып тора. Татарстан башкаласыннан тыш, массакүләм чабышлар безнең илебездә тагын 84 шәһәрдә үтә.

Озынлыгы 2 км булган иң зур массакүләм чабышта 20 меңнән артык казанлы, шул исәптән мәктәп укучылары, яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучылар, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнаша. “Милләтләр кроссы” программасында спортчылар 12 км, 8 км, 6 км, 4 км һәм 2 км озынлыкка йөгерәчәкләр. 6-8 яшьлек һәм 10-11 яшьлек балалары булган гаилә узышлары да планлаштырыла. Моннан тыш, спорт ветераннары аерым йөгерәчәк.

“Милләтләр кроссы”нда катнашырга теләүчеләр мандат комиссиясенә түбәндәге документларны тапшырырга тиеш: паспорт яки туу турында таныклык, мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы, табиптан рөхсәт язуы яки үз сәламәтлегең өчен җаваплылыкны раслаган шәхси раслама. Мандат комиссиясе 22 сентябрь сәгать 10нан алып 26 сентябрь сәгать 16.00га кадәр Ташаяк урамы, 2а (Үзәк стадион) адресы буенча һәм 27 сентябрь сәгать 8.00 алып сәгать 9.00 кадәр ярышлар үткәрү урынында эшләячәк. Мандат комиссиясенең телефон номеры: 292-07-87.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20