Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2015

Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларны бүген билгеләнеп үтелщ торган Халыкара гаилә көне белән котлады.

Котлауда, аерым алганда, болай диелгән:

"Бүген без иң изге бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Гомер-гомергә гаилә - җәмгыять төзелеше нигезе һәм һәр кешенең тормышында терәк. Гаилә дәүләт дәрәҗәсендә ныгытылырга һәм ярдәм ителергә тиешле кыйммәт булып тора. Хәзерге вакытта гаилә институты ныгый баруын күзәтү - сөенечле күренеш. Бары узган елда гына республикада 32 мең 547 никах рәсми  теркәлде. Моңа дәүләтнең гаиләләргә ярдәм итү һәм аналар һәм балаларны яклауга юнәлдерелегән социаль юнәлешле сәясәте дә булыша.  

Без барыбыз да гаиләнең яхшы һәм җылы мохите могҗиза тудырганны һәм һәркайсыбызның тормышында очраучы тискәре мизгелләрне бизәп җибәрергә булышканны беләбез. Нәкъ менә гаиләдәге мохит безне шәхес буларак формалаштыра, ә "гаилә" сүзе еллар узу белән һәр кешенең тормышындагы төп кыйммәткә әверелә.

Гаилә - ул иң якын кешеләр, алар ярдәмендә без яратырга һәм бер-беребез турында кайгыртарга өйрәнәбез. Гаилә традицияләрен саклап калу - ул илебезнең иминлек нигезе һәм аның киләчәге. Мин бу көннең һәркем өчен якыннарына һәм туганнарына, ата-аналарына һәм балаларына игътибар күрсәтү өчен яхшы сәбәп булуын теләр идем. Бу бәйрәм зур гаилә табыны янына җыелып, үзеңне нык һәм чиксез бәхетле гаилә итеп тоярга тагын бер сәбәп булсын!

Йортыгызда бәхет, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм килешлелек телим!"

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20