Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Минтимер Шәймиев “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә старт бирде

Минтимер Шәймиев “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә старт бирде ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.

ТР Спас муниципаль районы республикада беренче тапкыр бу проектны гамәлгә ашыра башлады. Быел акция тугызынчы тапкыр үткәрелә. Узган 8 елда хәйрия акция барышында 176 мең 652 бала 163 млн сумлык ярдәм алды.
Искәртеп узабыз, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе буенча барлык беренче сыйныф укучылары уку-язу кирәк-яраклары тутырылган заманча букчалар ала.
ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен сәламләү сүзендә ел саен үткәрелә торган акция ачылышы белән котлады һәм Минтимер Шәймиевкә бу матур традицияне хуплавы өчен рәхмәт белдерде.
“Безнең балалар укырга тели, ә без алар турында кайгыртабыз. Быел беренче тапкыр Спас районында шундый бәйрәм башлана, киләчәктә республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөньякүләм дәрәҗәдә тарихи мирасна торгызу һәм саклауга ирешү мөмкин булачак. Без данлы тарихны дәвам итәбез”, - диде үз чиратында ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Хәзер вазгыять катлаулы, әмма без Татарстанда глобаль кризис процессларының никадәр тирәнтен булуын тоймыйбыз. 2013 елда Универсиада үткәрдек, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты да тәмамланды, хәзер Татарстанда эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатын үткәрү турында карар кабул ителде. Бары тик шулай тырышып кына без икътисади яктан көчле булабыз, шлай итеп яшәү шартлары да яхшыра. Быел республика сайлаулары, лаеклы кешене сайлап куячагыбызга ышанам”, - диде ул.
Бүген опекунга, тәрбиягә алган, күп балалы гаиләләрдәге балалар, шулай ук аеруча игътибар кирәк булган балалар беренче букчаларын алдылар.
1 сентябрьдә ТР Спас муниципаль районында 189 бала беренче сыйныфка бара. Аларның 130 ына “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. 2-11 сыйныфта укучылар өстәмә матди ярдәм алачак. Бу максатларга районда барлыгы 268 мең 960 сум җыелган.
Шулай ук беренче сыйныф укучылары букчасында «“Болгар һәм Зөя буйлап балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч юл күрсәткеч” басмасы да урын алды.
Әлеге басманы быел Татарстан тарихын популярлаштыру өчен ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее һәм «Татармультфильм» анимацион студиясе эшләде.
Балалар әлеге басма буенча Болгар һәм Зөянең тарихи һәм мәдәни байлыклары белән танышачак. Башка басмалардан аермалы буларак, аның шәхси QR-коды бар, ул кәрәзле телефон ярдәмендә таныла һәм балалар юл күрсәтү басмасы өчен махсус интернет-порталга күчерә. Анда конкурслар, иҗади биремнәр булачак, анда Болгар һәм Зөя һәйкәлләре турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Шулай ук балалар порталы социаль челтәр функциясенә дә ия, ул аралашу һәм тарихи һәйкәлләрне саклауда катнашу мөмкинлеге бирә. Балалар интернет-порталы 1 сентябрьдән эшли башлый.
“Болгар һәм Зөя буйлап балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч юл күрсәткеч” басмасы рус һәм татар телләрендә язылган. Басманың тиражы – 20 мең нөсхә.
Быел Татарстанда 39 мең 923 бала беренче сыйныфка бара. Аларның 8522 се хәйрия ярдәме алачак. Шулай ук 2-11 сыйныфка баручы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид ата-аналар белән яшәүчеләргә, инвалид балаларга да акция кысаларында ядәм күрсәтеләчәк.
Ел саен республикада меңнән артык предприятие һәм оешма, 500 дән артык коммерцияле структура һәм 300 дән артык шәхси эшмәкр бу проектны чынга ашыруга үз өлешен кертә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20