Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Мәшһүр җырчы истәлегенә «Болгар радиосы» зур флешмоб уздыра

" … Беләбез бүген дөньяның Моңнары кемдә генә, — Сыя да бетә икән ул Сандугач йөрәгенә…"

15 нче июнь иртәсендә Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың вафаты турында билгеле булды. Әлфия апага 84 яшь иде.

Татар халкының моңлы сандугачын һәм күренекле җырчысын онытып булмый, дөресрәге, аны онытырга ярамый да. Әлфия Авзалова тавышы әле дә колакта чыңлый, ә аның җырлары күңелне иркәли һәм әрнү тулы йөрәкнең сагышын баса. Татарның горурлыгы булган Әлфия апага әйтәсе сүзләр, җиткерәсе уй-фикереләр әле бихисап, әмма әлеге хатлар, кызганыч, адресатына гына тапшырылмас инде.

«Болгар радиосы» Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган «Сагыну» флешмобын башлап җибәрә. Әлфия апа һәркем өчен үзенеке: кем өчендер сердәшче, кемгәдер киңәшче, юатучы, кумиры һәм тормыш маягы… Аңа әйтергә теләгән сүзләрегезне, җырчыбыз белән бәйле хатирәләрегезне «Болгар радиосы"на юллый аласыз.

Күңел кылларын аеруча тибрәткән хатлар «Болгар радиосы» эфирында яңгырар, ә тулы хатлар радионың рәсми сайтында урын алыр һәм газеталарда басылып чыгар.

Эчтәлеге белән беркемне дә битараф калдырмаган хатлар 17 нче октябрь көнне «Пирамида» концертлар залы сәхнәсеннән Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган «Сагыну» исемле хәтер кичәсендә укылачак.

Тетрәндергеч һәм олы хатирәле хат юллаучылар Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган «Сагыну» исемле хәтер кичәсенә чакыру билетлары белән бүләкләнәчәк.

Хатларны юллау мөмкинлеге:

1. 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький ур, 15 йорт; «Болгар радиосы"на «Сагыну» флешмобы өчен.

2. bolgar. radio@mail.ru

Хатлар юллау вакыты:

11 сентябрь — 10 октябрь 2017 ел.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций