Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2017

Мәскәү алдынгыларының бозларын сынап карар вакыт

Чәршәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы Мәскәү шәһәреннән хоккей трансляциясе күрсәтә. Чираттагы уен көнендә Континенталь Хоккей Лигасының ике иң алдынгы командасы көч сынаша. Бу кичтә Мәскәү бозында җирле «Динамо» командасы белән Казанның «Ак Барс» хоккей клубы очраша.

Мәскәү командасын бүгенге көндә чемпионлык елларында «Ак Барс» өчен чыгыш ясаган элеккеге һөҗүмче Владимир Воробьев җитәкли. Гомумән, быелгы «Динамо» хоккей клубының төп көчен элеккеге «барслылар» тәшкил итә. Мәскәү командасы өчен чыгыш ясаган уенчыларның тулы исемлеген санап китсәң, моның шулай булуына сез дә инанырсыз. Команданың төп капкачысы Александр Ерёменко, сакчылар Илья Никулин, Яков Рылов, һөҗүмчеләр Михаил Варнаков, Алексей Терещенко һәм Дмитрий Казионов кебек уенчылар шундыйлар рәтеннән саналалар. Күргәнегезчә, Мәскәү клубының капкачы һәм тулы бишлеге тоташ элеккеге «Ак Барс» уенчыларыннан тора. Казанлыларның баш тренеры аларның һәрберсенең дә мөмкинлекләрен бик яхшы белә. Мондый танышларның көндәш командада күп булуы «Ак Барс» өчен файдага булырмы?

Моны сез чәршәмбе, 11 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары аша «Динамо» һәм «Ак Барс» командалары арасындагы уен трансляциясен карап белә аласыз. Мәскәү шәһәреннән турыдан-туры трансляция 19:30 сәгатьтә башланып китә. «Ак Барс» өчен «Яңа Гасыр» белән бергә җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!